Барлык яңалыклар
Балачак. Яшьлек
29 июнь 2018, 10:26

Парашют һәм «эчке яшь» турында...

Яшьлек - яшьнәр чак

УДНТУны тәмамлаган Ләйсән Мөхәммәтшина «Мин – һөнәрман» Бөтенрусия студентлар олимпиадасының көмеш призеры. Уңышны очраклылык дип әйтү дөрес булмас, дөресрәге, киресенчә. Чөнки бу И.Ш. Мөкъсинов исемендәге гимназияне тәмамлаучының портфолиосында беренче генә казаныш түгел. Аның уңышлары мәктәп эскәмиясеннән үк башланган, Ләйсән дистәләгән диярлек дисциплина буенча олимпиадаларда катнашкан.
– Ләйсән, икенче урыннан канәгатьсеңме?
– Дөресен әйткәндә, «алтын» теләгән идем, ләкин булганына сөенергә кирәк. Бөтенләй бүләксез калырга да мөмкин иде (елмаеп).
– Нинди олимпиада иде ул? Җентеклерәк сөйлә әле.
– Ул ил президенты Владимир Путин башлангычы буенча илдә социаль лифт эшләсен өчен булдырылган. Егерме җиде юнәлеш буенча үткәрелә. Тәүдә читтән торып узган турны үттем, арытаба инде турыдан-туры анда үземне күрсәттем. Юнәлеш миңа таныш – «Нефть-газ эше». Безне «Русия – мөмкинлекләр иле» форумында бүләкләделәр. Танылган кешеләр күп иде.
– Мәсәлән?
– Мисалга, Сергей Лавров, Сергей Шойгу, «Градусы» төркеме, Егор Крид, Тина Канделаки, «Движение вверх» фильмының иҗат коллективы. Барысын да истә калдырырлык та түгел.
– Танылган шәхесләр турында сүз чыккач, аларның кайсы белән аралашырга теләр идең?
– Никола Тесла. Бу шәхес тирәли күпме табышмак!
– Бөек уйлап чыгаручы яхшы билгеләргә өлгергән, мөгаен. Бу яклап синең хәлләр ничек?
– Гимназияне алтын медальгә тәмамладым, университетта да кызыл диплом алуга якынмын. Күптән түгел диплом якладым. Ә арытаба магистратурага барырга уйлыйм. Анык кайда икәнлеген, әле хәл итмәдем.
– Заманча мәгариф системасында сине бөтен нәрсә канәгатьләндерәме?
– ... Шушы сорау өстендә уйладым. БДИ системасы – бу этапта иң кулай вариант, дип исәплим.
– Зур шәһәр тормышы ошыймы?
– Әйе. Ярты ел Мәскәүдә яшәдем, анда академик мобильлек программасы буенча укыдым. Уңайлы булды. Әйткәндәй, уку җиңел бирелде, шуңа күрә абитуриент чакта ук һәм И.М. Губкин исемендәге РДУ яки УДНТУда укуны дәвам итәргәме-юкмы икәнлеген хәл иткәндә, дөрес сайлаганмын дип уйлыйм. Өйгә, гаиләгә якынрак буласы килде.
– Дөрес сайлау – бу яхшы. Ә менә шунысы кызыклы: җитешсезлекләрең бармы?
– Әйе. Ләкин алардан башка мин ничек бар, шулай булмас идем, дип исәплим.
– Шәхсән сиңа кешеләрдә нинди сыйфатлар ошамый?
– Әдәпсезлек, мәдәниятсезлек.
– Билгеле бер базадан башка кеше үзен мәдәниятле дип әйтә алмый. Соңгы тапкыр (уку буенча түгел) нинди китап укыдың?
– (елмаеп). Бу сорауны бирәчәкләрен белдем. Ремаркның «Три товарища» китабы. Дөрес, аны ахырына кадәр укып бетермәдем.
– Заманча яшьләрне өч-биш сыйфат белән тасвирлый аласыңмы?
– ... Дәртле, тотрыксыз, стандарт түгел. Өчәү җитәр, мөгаен.
– Ә санап үтелгәннәрдән кайсы уртача статистика заман яшь кешесенә хас?
– Тотрыксызлык. Бу дөньяда бөтен нәрсә бик тиз үзгәрүдән, дип уйлыйм.
– Кайчандыр парашют белән сикерергә уйлаганың юкмы?
– Беренче курста теләгән идем – биеклектән куркуны җиңәр өчен (елмая). Тагын татуировка ясату белән кызыксындым, ләкин аны барысы да эшләткәч, теләк бетте.
– Үзеңне ничә яшьтә тоясың?
– Әле ярты ел элек: «Унҗиде», – дип җавап бирер идем. Хәзер исә, мин үз яшемнән караганда берникадәр өлкәнрәк кебек.