ЯҢАВЫЛ ТАҢНАРЫ
+12 °С
Яңгыр
VK
Барлык яңалыклар
Балачак. Яшьлек
6 июль 2018, 10:49

Социаль челтәрләр көтәр

Каникулда укучылар ничек ял итә

Җәй – кызлар һәм малай-ларның яраткан чоры. Тоташ өч ай, дәреслек һәм дәфтәрләрне читкә куеп, алар җылыга, кояшка хозурлана, тормышын төрле кызыклы вакыйгалар белән тулыландыра. Ялны төрлеләндерү, вакытын үзе өчен файдалы үткәрү һәм энергиясен кирәкле үзәнгә юнәлтү турында өлкәннәр алдан ук хәстәрли.
Җәйнең беренче көннә-реннән районда йола буенча «Чулпан» һәм «Орленок» шәһәр читендәге балалар сәламәтләндерү лагерьлары эшли. Балаларын бирегә җибәрү мөмкинлеге булмаган ата-аналарга көндезге лагерьлар ярдәмгә килә. Июньнән районның 16 мәктәбендә шундый лагерь ачылды һәм аларда меңгә якын укучы ял итәргә өлгерде. Бу атна башыннан гимназия, лицей һәм Р. Гәрәев исемендәге мәктәптә 42 укучыны җәлеп иткән хезмәт берләшмәләре эшли.
Яшьләр сараенда булдырылган хәрби-патриотик ике лагерьда ял актив, танып-белү рухында, чын хәрби маҗаралар белән саф һавада үтә. Яңавылның төньяк өлешендә «Мечта» яшүсмерләр клубында балалар «Радуга детства» җәйге лагерена йөри. Беренче сменада биредә 35 бала ял итәргә өлгергән. Шәһәрнең көньяк өлешендә «Курсант» көндезге лагеренда патриотик тәрбия программасы буенча 40 бала июнь аен үткәргән. Бүген ике лагерьда да икенче смена дәвам итә. Өлкәннәр, смена ахырында балалар үзен төрле маҗараларга юнәлергә мөмкин булган команда дип хис итәчәгенә ышана.
Пионерлар һәм укучылар йортында булдырылган тагын бер лагерь – «Город солнца» – төрле уен, чара һәм экскурсияләре белән балалар хәтерендә озак сакланачак.
Читайте нас: