ЯҢАВЫЛ ТАҢНАРЫ
+12 °С
Яңгыр
VK
Барлык яңалыклар
Балачак. Яшьлек
18 июль 2018, 10:37

Файдалы күңел ачу

Авылларда балаларның ялы ничек оештырылуы турында

Уникеләп малай һәм кыз, Асаудыбаш авыл китапханәсенең уку залы буенча таралып, башы белән уенга «кереп киткән»: кемдер шахмат мәсьәләләрен чишә, кемдер шашка уйный, кемдер мавыгып китеп пазл җыя. Аларга комачауламаска тырышып, тыныч кына исәнләшәбез. Балалар барысы бергә сәламләүгә җавап бирә һәм янә үз дөньясына чума.
– Бездә көн дә шулай, – ди авыл китапханәчесе Мәнәвия Фәүхиева. – Ачылганчы ук китапханә янында җыелалар һәм кичке ашка гына өйләренә кайтып китәләр. Тынычлыкта аларны озак тотып булмый, шуңа күрә балалар өчен хәрәкәтчән уеннар, спорт ярышлары әзерлим. Кызыклы китаплар укырга тәкъдим итәм. Китапханәдә ямансуларга вакыт юк.
Авыл балалары белән бергә дәү әти белән дәү әниләренә кунакка кайтучылар да күп: Казан, Мәскәү, Сургуттан. Алар күптән дуслашкан, бер-берсенә ярдәм итәләр. «Җәй көне балаларның вакытын үткәрү сорауларын хәл итеп, эшчәнлек юнәлешен бераз үзгәртергә туры килде, – дип дәвам итә сүзен Мәнәвия Заһит кызы. – Эшнең ял формаларына өстенлек бирәм, бу, әйткәндәй, шулай ук китапханәгә дә җәлеп итә. Бездә акыл һәм әхлак үсешенә булышлык итүче аң-зиһен
уеннары да бар».
Тиздән бала-чага ихатага сибелде, анда аларны «Хәзинәләр сандыгын тап» квест-уены көтә иде.
Гөлнара Вәлиева, «МКДЦ» МАУК директорының халыкны китапханә хезмәтләндерүе буенча урынбасары:
– Балалар һәм яшүсмерләрнең җәйге ялын оештыру – район китапханәләре эшчәнлегенең гадәти юнәлеше. Шуңа күрә тоташ җәй дәвамында һәр учреждениедә эш актив алып барыла. Эш формасын хезмәткәр үзаллы сайлый. Программага мультфильмнар карау, китап битләре буенча сәяхәт, өстәл һәм әдәби уеннар, спорт һәм интеллектуаль конкурслар һ.б. кертелә.
Читайте нас: