ЯҢАВЫЛ ТАҢНАРЫ
+12 °С
Яңгыр
VK
Барлык яңалыклар
Балачак. Яшьлек
23 июль 2018, 13:28

Камера, мотор... Тукта!

«Орленок» лагерында икенче сменада 100 бала ял иткән

Атна уртасында «Орленок» лагерында быелгы икенче сменаны ябу узды. Ул 21 көн дәвам иткән. Шушы вакыт эчендә, беренчесендәге кебек үк, 100 бала көч җыйган.
Без лагерьда смена ябылу алдыннан булдык. Биредә кунакларны, ата-аналарны концертка көтә иделәр, тамашачылар алдында чагу чыгыш ясау өчен, балалар вожатыйлары белән номерларын кабатлый.
Смена «Анимацияләр иле» дип аталган. Өлкән вожатый Анастасия Никитина сөйләвенчә, сүз уңае, БашДУның Бөре филиалы преподавателе, балалар беренче көннән үк сәнгать дөньясына чумган. Һәр көн – серия, корпуслар – студия, отрядта балалар – супергерой отряды дип аталган, егерме серияле картинаның режиссер-куючысы – өлкән пионервожатый, ә картина директоры, һичшиксез – лагерь директоры. Балалар белән БашДУның Бөре филиалы студентлары, шулай ук укытучылар эшләгән. Вожатыйлар җәйге лагерьда ялны тәрбияләнүчеләрнең хәтерендә калырлык итеп оештырырга тырышкан. Балалар әйтүенчә, июль алар өчен чагу, файдалы һәм күңелле узган.
«Орленок»та чираттагы смена тәмамланды, киләсесе инде дүшәмбе башлана.
Читайте нас: