ЯҢАВЫЛ ТАҢНАРЫ
+12 °С
Яңгыр
VK
Барлык яңалыклар
Балачак. Яшьлек
28 август 2018, 10:19

Балалар һәм ата-аналар өчен...

Шәһәрдә күңел ачу һәм танып белү «гаилә ял көне» узды

«Гаилә ял көне» республика акциясе төбәкнең байтак шәһәрләрендә исемле ел кысаларында оештырыла. Үткән шимбә ул Яңавылда да узды – «Яшьлек» ФОКы территориясендә балалар һәм ата-аналар өчен иҗади-уен, танып белү мәйданчыклары җәелдерелде. «Хәвефсезлек дәресләре» дигән программаны яшьләр сәясәте, спорт һәм туризм буенча бүлек, шәһәрнең мәдәният һәм мәгариф учреждениеләре белән бергә «Гаилә» төньяк районара үзәк белгечләре әзерләгән.
Барлык мәйданчык эшләре – һава торышы рөхсәтеннән – ачык һавада үтте. Ерактан махсус хезмәт машиналары – Яңавыл район үзәк дәваханәсенең «ашыгыч ярдәм» һәм 109 санлы янгын часте бригадалары игътибарны җәлеп итте. Кешеләр сәламәтлеге һәм гомере сагында торучы ведомство һәм хезмәт вәкилләре махсуслаштырылган автотранспорт, формалы кием күрсәтте һәм бәйрәм кунакларына эше турында бәян итте. Гаилә ял көне кысаларында исәп буенча сигезенче «Мәктәпкә әзерләнергә ярдәм ит» хәйрия акциясенә йомгак ясалды. Бу хакта «Гаилә» үзәгенең психологы Альбина Гаянова сөйләде:
– Күп балалы, тулы булмаган гаиләләр һәм сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән бала тәрбияләүче гаиләләргә яңа уку елына әзерләнергә районның егермедән артык коллективы ярдәм итте, – дип билгеләде ул. – Акция кысаларында район буенча барлыгы 48,3 мең сумнан
артык акча җыелды.
Арытаба беренче сыйныф укучылары тәрбияләнүче җиде гаиләгә рюкзак һәм канцелярия әйберләре тапшырылды.
Гаилә ял көне» акциясенә район модельле балалар китапханәсе, тарихи-туган якны өйрәнү музее, «Фаберлик» компаниясе вәкилләре, шәхси берәмлекләр кушылды. Мисалга, яңавыллы Александр Биктимеров шәхси башлангыч буенча балалар өчен уенчыкларны бушлай таратуны оештырган. Ул социаль челтәрләр аша мохтаҗлар өчен уенчыклар алып килү үтенече белән район халкына мөрәҗәгать иткән. «Күпләр колак салды, – ди. – Бихисап уенчык бирделәр. Килүчеләр күп, байтагы чынлап та бушлаймы, дип кызыксына». «Фаберлик» компаниясе хезмәткәрләре тарафыннан оештырылган аквагрим һәм батут-зона мәйданчыгы балаларның үзгә игътибарын җәлеп итте – кечкенәләрнең шатлыклы тавышы бәйрәм ахырына кадәр тынмады.
Бәйрәм кунакларының шулай ук «Файдалы ял вакытын сайлыйбыз!» республика акциясе кысаларында бу көнне өстәмә белем, мәдәният һәм сәнгать учреждениесе, спорт оешмалары вәкилләре тәкъдим иткән иҗади, аң-зиһенне үстерүче түгәрәкләр, спорт секцияләре белән танышу мөмкинлеге булды.
Яңавыллылар өчен мондый бәйрәм яңа, килүчеләрнең, шәһәрнең йолага әверелгән чараларындагы кебек, күп булмавының сәбәбе шул, мөгаен. Ләкин моңа карамастан, барысы да дустанә, җанлы, изгелек һәм бәхет белән тулы халәттә үтте. Өлкәннәрне бердәм командага туплый алган күңелле гаилә конкурслары бик күркәм узды. Катнашучылар яхшы тәэссоратлар һәм күңелгә ятышлы бүләкләр алды.
Читайте нас: