ЯҢАВЫЛ ТАҢНАРЫ
+12 °С
Яңгыр
VK
Барлык яңалыклар
Балачак. Яшьлек
30 август 2018, 10:42

Армиядәге кебек

Армиядәге кебек

Атышуга әзерлек. Калашников автоматын сүтеп-җыю. Ориентирлашу ысуллары буенча дәрес, магнит азимуты... Сүз хәрби хезмәт турында бара? Юк, бу «Чулпан» шәһәр читендәге балалар сәламәтләндерү лагерында оештырылган «Яшь спецназчы» хәрби-патриотик клубында дәресләрнең бер өлеше (!). Төрле яшьтәге утыз бала (нигездә шәһәр мәктәпләреннән) 13-26 августта биредә «тормышы мәктәбе» үткән.
Лагерьда узган атна уртасында булдык һәм анда кызыклы кунакларны очраттык. Хәрби комиссариатның урындагы бүлегенең армиягә чакыру бүлекчәсе башлыгы Роман Наймушин белән бергә бирегә курсантлар Исмаил Нигъмәтуллин һәм Марат Шәйхетдинов килгән. Исмаил – Казан танк югары команда Кызыл байрак училищесы, Марат Советлар Союзы Маршалы К.К. Рокоссовский исемендәге Ерак Көнчыгыш югары гомум гаскәр команда училищесында укый. Яшьләр көнкүреш турында сөйләде. Соңгылары булачак офицерларга сораулар яудырды. Аларны бронежилет, кирәк-яракларның нинди авырлыкта булуы (әйткәндәй, ул 40 кг.га җитә), танкта йөрүнең уңайлы булу-булмавы гына түгел, ә күпкә җитдирәк нәрсәләр дә кызыксындырды. Мисалга, армия тормышының гражданнар тормышыннан төп өстенлекләре.
– Җаваплы, үзаллы булырга, Ватанны сөяргә өйрәнәсең. Моңа өстәп, хезмәт барышында ир-егет булдырырга тиешле бөтен нәрсәгә өйрәнәсең, – дип җаваплады кунаклар. Яшь спецназчылар арасында бердәнбер кыз Алина Яртиева иң күп сорау бирде.
Смена башлыгы Денис Тимербаев әйтүенчә, лагерьда һәр көн минутлап бүленгән. Биредә балаларны «бурычларны дөрес билгеләргә, эш оештырырга һәм нәтиҗәгә ирешергә» өйрәтәләр. Моннан тыш, яшь спецназчылар Ватан тарихы турында байтак кабатланмас фактлар белә, тарихи шәхесләр, хәзерге заман геройлары белән таныша (ә Русиянең әләм көнендә росгвардиячеләр аларга кунакка килгән).
Яшь спецназчыларның кул көрәше элементларына яки урманда үзеңне саклау нигезләре һ.б. ничек өйрәнүен күзәтә алмадык, ләкин сөйләүләре һәм янып торучы күзләре буенча аңладык – биредә бик шәп!
Читайте нас: