ЯҢАВЫЛ ТАҢНАРЫ
+12 °С
Яңгыр
VK
Барлык яңалыклар
Балачак. Яшьлек
4 сентябрь 2018, 10:17

Исәнме, мәңге серле дөнья!

Районның мәгариф учреждениеләрендә беренче кыңгырау чыңлады

1 сентябрьдә районның барлык мәктәпләре укучылар өчен ишеген ачты. Парта артына 5300дән артык бала утырды, 559ы өчен кыңгырау беренче тапкыр чыңлады.
Р. Гәрәев исемендәге мәктәп укучыларын, педагогларны һәм ата-аналарны котларга Башкортстан Республикасының Дәүләт җыелышы-Корылтай Рәисе Константин Толкачев, район хакимияте башлыгы Илшат Вәзигатов, мәгариф идарәсе башлыгы Эльвира Шәехова, педагогик хезмәт ветераны Зөһрә Гаффарова һ.б. килгән. Бу мәктәптә шушы уку елында 444 укучы белем ала, шул исәптән беренче сыйныфта – 40 укучы.
Константин Борисович җыелучыларны Белем көне белән тәбрикләде. Ул дәүләтнең мәгариф системасына ел саен күп кенә акча күчерелүен ассызыклады, район мәгариф системасының уңышлы үсүен, белем бирү учреждениеләренең матди базасы ныгуын билгеләде.
– Район, республика, илне яратуыгызны телим, – дигән үгет-нәсихәт бирде мәктәп укучыларына Башкортстан парламенты спикеры, ул укуда уңышлар, ныкышмалылык, түземлек, белемгә, кызыксынучанлыкка омтылыш, ата-аналар балалары белән горурлана алсын дигән теләктә калды.
Илшат Вәзигатов килүчеләрне чын күңелдән Белем көне белән котлады. Районның һәр мәктәбе һәм балалар бакчасы беренче сентябрьне тулы әзерлек белән каршы алсын өчен күп көч салынуы турында сөйләде. Илшат Әгъзам улы яңа уку елының барысы өчен дә кызыклы һәм уңышлы булуын, ачышлар һәм яңа үрләр яулау шатлыгы алып килүен теләде.
Константин Толкачев һәм Илшат Вәзигатов шулай ук лицейда булды. Бүген биредә 1300дән артык бала укый.
Читайте нас: