ЯҢАВЫЛ ТАҢНАРЫ
+12 °С
Яңгыр
VK
Барлык яңалыклар
Балачак. Яшьлек
14 сентябрь 2018, 10:58

Илнар Шәбетдиновның «җиңүле» җәе

Яңавыллы «Роснефть»тә иң яхшысы булу хокукы өчен ярышкан һәм моңа ирешкән

Илнар Шәбетдиновның эше катлаулы һәм тынгысыз – ул «Роснефть-Сервис»ның Уфа шәһәрендәге филиалының скважиналарны ремонтлау буенча 4нче экспедициясендә бригада белән җитәкчелек итә, нефть скважиналарын ремонтлаучыларның Яңавыл бүлекчәсе шулай атала. Аның һөнәре тирәнтен белем, оештыру сәләте генә түгел, ә күңел көче дә таләп итә. Илнарга җәй көне андый көч өч тапкыр күбрәк кирәк булган. Әмма ул эмоциональ йөкләнешкә чыдый.
Җәй башында ук, 7 июньдә, Дүртөйледә «Һөнәре буенча иң яхшысы-2018» һөнәри осталык конкурсының беренче этабы үткән, биредә Илнар Шәбетдинов һәм аның звеноларыннан берсе – өлкән бораулаучы Динар Хуҗинныкы – туган предприятие намусын яклаган. Нәтиҗәдә мастер да, аның бригадасы да җиңүче булып чыккан. Бу егетләргә инде «Роснефть» дәрәҗәсендә хезмәттәшләре белән ярышырга кирәклеген аңлата.
«Роснефть-Сервис» ширкәтенең «Һөнәре буенча иң яхшысы-2018» төбәкара смотр-конкурсы августта Уфа районында үткән. Биредә Русиянең 12 шәһәреннән компания филиаллары вәкилләре катнашкан. Ул скважиналарны капиталь һәм агымдагы ремонтлау мастерлары һәм бригадалары арасында дүрт номинация буенча үткәрелгән. Иң яхшы мастер исеме өчен 24 кеше көрәшкән, безнең Илнар алар арасында иң яше булган – аңа егерме биш яшь. Мастерлык стажы да азрак – өч ел. Барлык катнашучылар югары белемле булган, Илнарның белеме – урта махсус. Шулай да аның теория буенча да, практика буенча да нәтиҗәсе иң яхшысы булган, мөмкин булган балларның иң күп санын – йөз балл җыйган. Кыскасы, Илнар Шәбетдинов барысын да җиңгән һәм «РН-Сервис» ширкәте буенча һөнәрендә иң яхшысы булган. Моңа өстәп, Дүртөйледән скважиналарны капиталь ремонтлау бригадасы – өченче, скважиналарны җир асты ремонтлауның Яңавыл бригадасы – дүртенче. Шуның ярдәмендә «Роснефть»нең төп кубогы Уфа филиалына тапшырылган. Конкурста җиңгән өчен Илнар 300 мең сум премия алачак.
Яхшы яңалыклар шуның белән тәмамланмаган. «РН-Сервис»ның Уфадагы филиалы рейтингы буенча мастер Шәбетдиновның бригадасы июльдә беренче урынга чыккан. Сервис предприятиеләре эшен «Башнефть-Добыча» ширкәтендә дә бәялиләр. Заказчы рейтингы буенча икенче квартал йомгаклары буенча скважиналарны җир асты ремонтлау бригадалары арасында Шәбетдиновның бригадасы беренче урында.
Тәҗрибәле мастерларны ничек узуы турында сорауга җавап биреп, Илнар һөнәри әдәбиятны күп укуын билгеләде, чөнки эшенең барлык нечкәлекләрен белергә тели. Ни өчен алайса ул вузда укымый? «Әлегә берничек тә булмый, – дип җаваплый әңгәмәдәшчем. – Уку өчен түләргә кирәк, ә мин, эшли башлагач та, ипотекага фатир сатып алдым. Ипотеканы каплаттым, автомашина сатып алуга кредит рәсмиләштердем. Машинасыз да булмый, чөнки хәзер гаиләм – хатыным Гөлнисә һәм бер яшьлек улым Роберт бар. Алар турында да хәстәрлек күрергә кирәк. Ә укырга өлгерермен әле!».
Скважиналарны җир асты һәм капиталь ремонтлау цехында ни өчен нәкъ Илнарны сайлаганнар? «Чөнки ул максатчан, тотынган бөтен эше бик яхшы башкарыла. Һәм теорияне дә тәҗрибәле мастерлардан ким белми», – ди җитәкчелеге.
Һәм бу Илнарның беренче казанышлары гына түгел. Үткән елда филиал буенча скважиналарны җир асты ремонтлау мастерлары арасында «Һөнәре буенча иң яхшысы» конкурсында икенче урын яулаган. Һәм рейтингта беренчелек инде тәүге тапкыр түгел.
Яшь кешенең тагын бер җиңүе турында әйтәсе килә. Физик та, эмоциональ йөкләнешкә дә чыдарга ярдәм иткән сыйфаты хакында. Һөнәри осталыкның төбәкара конкурсы кысаларында анда катнашучылар шулай ук ГТО нормалары тапшырган. Илнар йөзү буенча беренче урын яулаган, кыска арага йөгерүдә – икенче, турникта күтәрелүдә – өченче. Менә шундый ул, ир һәм әти белән ничек горурланмаска мөмкин?
Читайте нас: