ЯҢАВЫЛ ТАҢНАРЫ
+12 °С
Яңгыр
VK
Барлык яңалыклар
Балачак. Яшьлек
8 октябрь 2018, 14:15

Инглиз теле, рәсем төшерү һәм...

Яшь педагоглар белән танышабыз

«Беренче тапкыр беренче сыйныфка». Бу барысына да балачактан билгеле гыйбарә үз чиратында балалар бакчасыннан чыккан сабыйлар өчен генә түгел, ә педагогик юнәлешле белем бирү учреждениеләрен тәмамлап, белгечлеге буенча эшкә башлаган яшь педагоглар өчен дә көнүзәк.
Шәһәр мәктәпләрен быел өч яшь белгеч тулыландырган: инглиз теле укытучысы Регина Закирова педагогик эшчәнлеген гимназиядә башлаган, ә Мария Гришина (рәсем укытучысы) һәм Диларә Гәрәева (башлангыч сыйныфлар укытучысы) лицей сафын тулыландырган.
Регина Рафаэль кызы һәм Диларә Рәлиф кызы – яшь әниләр, бу байтак тормыш тәҗрибәсе булуны күзаллый. Мария Андреевна да яшь рәссамнар белән уртак телне җиңел таба – аның спорт туризмы буенча беренче разряды бар (укучылары да республикада уңышлы чыгыш ясый). Ул шулай ук «Биряночка» халык бию ансамблендә катнашучы (М. Гришина Бөредә туып-үскән).
Яшь укытучылар гади булмаган, ләкин гаять мөһим юлның башында гына – аларга үз стилен булдырырга, авырлыклар аша уңышларга ирешергә кирәк әле.
Аларга максатчанлык теләргә генә кала.
Читайте нас: