ЯҢАВЫЛ ТАҢНАРЫ
+12 °С
Яңгыр
VK
Барлык яңалыклар
Балачак. Яшьлек
23 октябрь 2018, 10:46

Ярыш, тантана...

Яңавылда йолага ярашлы армиягә чакырылучылар көне үтте

Көзге чакырылыш чорына гражданнар тарафыннан хәрби бурычларны башкару тәртибен аңлату өчен РФнең Кораллы көчләре генераль штабының 8 (495) 498-96-96, БР хәрби комиссариатының 8 (347) 228-02-92, Уфа гарнизоны хәрби прокуратурасының 8 (347) 250-19-02 кайнар линия телефоннары эшли.
Быел көз армиягә хезмәт итәргә баручы булачак солдатлар өчен Армиягә чакырылучылар көне Яңавылда 19 октябрьдә узды. Ул гадәттәгечә – хәрби комиссариатта гомум җыен һәм төзелештән, ДЮСШда спорт ярышларыннан башланды. Булачак рядовой һәм мастросларга турникта күтәрелү, гер күтәрү һәм пневматик винтовкадан атуда көч сынарга тәкъдим ителде. Егетләр хәрби вахтаны алып баруга ким дигәндә яхшы әзерлеген, ярышларда лаеклы нәтиҗәләр күрсәтте. Аерылып торганнарны грамота һәм призлар көтте. Аларны Русия ДОСААФы һәм яшьләр сәясәте, спорт һәм туризм буенча бүлек вәкилләре тапшырды. Монысы инде мәдәни ял үзәгендә булды, анда чараның тантаналы өлеше узды. Армиягә чакырылучыларга уңышлар теләп, район җитәкчелеге, урындагы хәрби ведомство вәкилләре, ветераннар мөрәҗәгать итте. Алар егетләрне ата-бабалары һәм әтиләренең, ата-аналарының, якташларының намусына тап төшермәскә өндәде.
– Хезмәткә киткән көннән алып билгеле хокук һәм бурычлар белән дәүләт кешесенә әвереләсез, – диде хәрби комиссар Эдуард Яковлев, – шуңа күрә командир һәм җитәкче документларның барлык законлы таләпләрен үтәвегезне телим.
Барлык чыгыш ясаучылар егетләргә уңышлы хезмәт һәм кече Ватанга әйләнеп кайтуларын теләде, ә үзешчән артистлар концерт бүләк итте.
Чара бик үк гадәти тәмамланмады – «Җиңү волонтерлары» Бөтенрусия җәмәгатьчелек хәрәкәтенең урындагы бүлекчәсе егетләр өчен «Җиңү балалары» квесты әзерләгән. Бу интеллектуаль уенда армиягә чакырылучыларга берничә каршылык үтәргә, төрле мәсьәләләр чишәргә кирәк иде, мисалга, дошман танкын яу кырыннан бәреп чыгарырга, дошман янында, хезмәттәшеңә мөһим мәгълүматны тапшырырга һ.б. Егетләр барлык куелган хәрби «бурычларны» үти алды, шуның өчен янә бүләкләнделәр, ә ахырда, һичшиксез, көн тематикасына тиңдәшле видеоролик карадылар.
Читайте нас: