ЯҢАВЫЛ ТАҢНАРЫ
+12 °С
Яңгыр
VK
Барлык яңалыклар
Балачак. Яшьлек
24 октябрь 2018, 10:21

Озак көтелгән өч йөз мең

Беренче бала тууга сертификат алган гаиләләр арасында Вәлиәхмәтовлар да бар

Альфред Вәлиәхмәтовны байтак яңавыллылар танып белә – ул урындагы телевидениенең яңалыклар программасын алып баручы. Ә без, үз чиратыбызда, гәзит укучыларны яшь кеше белән генә түгел, ә аның тату гаиләсе белән дә якыннан таныштырырга телибез.
...2016 елның җәендә сөйгән яры Юлия Альфредның язмышларын бәйләү тәкъдименә ризалыгын бирә һәм август башында Яңавылда тагын бер гаилә барлыкка килә. Тиздән гаиләнең тулыланачагын белеп, яшьләр ипотека рәсмиләштерә һәм шәһәрдә ике бүлмәле фатирга ия була. Кызлары Арина туу мизгеленә республикада беренче бала туганда социаль түләүләр программасын гамәлгә ашыру башлана. Шуңа күрә якты дөньяга килүдән тыш кечкенә кызчык, ипотека кредитының бер өлешен каплату өчен, ярыйсы гына ярдәмгә ия булу белән дә әти-әнисен сөендерә.
– Белешмә һәм кәгазьләрне шәхсән җыйдым һәм бөтенесен дә район хакимиятенең торак секторына тапшырдым, –дип сөйли Альфред Фирдәвис улы. – Бу байтак вакытны алды. Арытаба көтә башладык. Ләкин телефон дәшмәде. Шунлыктан инде өметне өзгән идек. Ә декларациягә документ җыйган көннәрнең берсендә банкка чираттагы белешмәгә кердек һәм безне: «Күптән түгел 300 мең сум түләгәнсез», – дип аптырашта калдырдылар.
– Тәүдә хәтта ышанмый тордык, – дип елмая Вәлиәхмәтовлар. – Акча шундук исәпкә күчкән икән. Ә белдерү кәгазе соңрак килде. – Ул вакытка ипотека кредитын яңадан исәпләргә өлгердек.
Яшь ата-ана дәүләт ярдәменә, әлбәттә инде, рәхмәтле, чөнки ярыйсы гына зур акча аларга ипотеканың финанс йөкләнешен күпкә җиңеләйтергә мөмкинлек биргән, әйткәндәй, ул аларның хезмәт хакының байтак өлешен «ашап барган».
Читайте нас: