ЯҢАВЫЛ ТАҢНАРЫ
+12 °С
Яңгыр
VK
Барлык яңалыклар
Балачак. Яшьлек
29 ноябрь 2018, 12:22

Бер үк көнне кыз һәм малай туган...

Бәйрәм алдыннан бәбиләрне тантаналы чыгару узды

Ел башыннан безнең район һәм шәһәрдә 343 бала якты дөньяга килгән, шул исәптән 181 малай һәм 162 кыз, шулай ук дүрт игезәкләр туган.
Яңавыл район үзәк дәваханәсендә әһәмиятле бәйрәм алдыннан яңа туган бәбиләрне тантаналы чыгару изге йолага әверелде. Ә алардан иң әһәмиятлесе, мөгаен, Аналар көне алдыннан буладыр.
Җомга көнне ЦРБда бу шатлыклы вакыйга буенча ике гаилә котлаулар кабул итте. Лилия һәм Артур Гәрәевларның уллары Әмир үсеп килә, шушы көннәрдә кызлары Илина туган. Ә Эльвира һәм Марат Солтановлар дүрт яшьлек Нурланны энесе Алан тууы белән шатландырган. Җылы котлау сүзләре бу көнне ЦРБ җитәкчелеге һәм бала тудыру бүлеге хезмәткәрләреннән, Яшьләр бүлеге, ЗАГС, балалар поликлиникасы, 1 санлы мәктәп, яңа туган бәбиләрнең әни-әтиләре эшләгән почтамт һәм «Башнефть-Добыча» ширкәтенең ЯЦЭЭ хезмәт коллективларыннан яңгырады. 14 санлы балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр чыгышы залда утыручы барлык әниләргә багышланды. Җавап итеп әниләр бала тудыру бүлегенең тоташ коллективына югары һөнәрманлыгы, хәстәрлекле һәм игътибарлы мөнәсәбәте өчен рәхмәт белдерде. Ә кечкенә бәхет йомгаклары бу вакытта әтиләренең ышанычлы кулында тыныч кына йоклады.
Читайте нас: