ЯҢАВЫЛ ТАҢНАРЫ
+12 °С
Яңгыр
VK
Барлык яңалыклар
Балачак. Яшьлек
3 декабрь 2018, 17:34

«Бергә күңеллерәк»

Юлай Зариповка сыйныфташлары бәйрәм оештырган

Безнең җәмгыятьтә әлегә кадәр инвалидларга карата элеккечә мөнәсәбәт булуын танырга кирәк. Күпләр, йомшак әйткәндә, алардан читләшергә яки аларны бөтенләй сизмәскә тырыша. Ә менә яңа буын, дөрес караш һәм тәрбияләү булганда, инвалид балаларны тормышка яраклаштыруда чын союздаш булып үсә.
Истәк авылы мәктәбенә барганнан соң шундый нәтиҗә ясадык, өченче сыйныф укучылары безне сыйныфташлары, балачактан инвалид Юлай өчен оештырган бәйрәмгә чакырды.
Малай ике ел элек гимназиядән Истәк авылы мәктәбенә күчкән. Аның әнисе Гөлназ һәм әтисе Илдус Зариповлар уллары өчен шәһәр тормышын авылныкына алыштырырга карар иткән. Үзенчәлекле үсешле яңа укучыны Истәк авылы мәктәбендә яхшы кабул иткәннәр.
– Юлай кызыксынучан һәм тырыш, – ди сыйныф җитәкчесе Алсу Нуруллина. – Сыйныф һәм мәктәп чараларында катнаша, матур җырлый.
алай укырга ярата һәм аның социаль челтәрләрдә дуслары күп икән. Бәйрәмдә Юлайның әнисе дә бар иде. Яшьтәшләре белән конкурсларда катнашты, ярдәмләште. Ә бәйрәм ахырында сыйныфташлары аңа үзләре эшләнгән өч открытка бүләк итте.
Читайте нас: