ЯҢАВЫЛ ТАҢНАРЫ
+13 °С
Болытлы
VK
Барлык яңалыклар
Балачак. Яшьлек
4 декабрь 2018, 09:57

Ил Конституциясен кем актив төзүче булган?

Тарих буенча тестта катнашучылар шушы һәм башка сорауларга җавап эзләде

30 ноябрьдә Русия һәм аның чикләрендә «Ватан тарихы буенча тест» акциясе үтте. Яңавыллылар да районның мәгариф учреждениеләре нигезендә белемен тикшерде. Чара сәгать 11дә башланды, катнашучыларга 40 минут эчендә биремне үтәргә тәкъдим ителде. Гомумән, 40 сорауга җавап бирергә кирәк иде. Алар гасырлар элек булган, шулай ук соңгы еллар вакыйгаларына кагылды, ләкин аларның барысын да бер тема – Русия Конституциясенең 25 еллыгы берләштерде.
Тестны шулай ук проект сайтында онлайн режимда үтәргә, шул ук ресурста тест нәтиҗәләрен карарга мөмкин булды. Аны йөз мең кеше үткән, шул исәптән 400гә якын яңавыллы.
Акция РФ Дәүләт Думасы каршында яшьләр парламентының «Һәр көн Русия белән горурланам!» патриотик проекты кысаларында үтте, ил гражданнары, чит илдә яшәүче ватандашлар, чит ил гражданнарына тарихи белем бирүгә юнәлтелде.
Читайте нас: