ЯҢАВЫЛ ТАҢНАРЫ
+12 °С
Яңгыр
VK
Барлык яңалыклар
Балачак. Яшьлек
29 декабрь 2018, 10:18

Чагу кышкы бәйрәм

Балалар Яңа елны күңелле каршылый

Декабрьдә бала-чага Яңа ел әйлән-бәйләнендә бөтерелә. Балалар бакчалары һәм мәктәпләрдә чаралар, Бал-маскарадлар үтте, район һәм республика бәйрәмнәре уза.


Сигез бәхетле бала – Уфада

21 декабрьдә уку алдынгылары, предмет олимпиадалары һәм иҗади конкурсларда җиңүчеләр исәбеннән Яңавылдан сигез укучы узып баручы елның төп республика вакыйгаларыннан берсе – Башкортстан Республикасы Башлыгының Яңа ел чыршысында катнашу мөмкинлеге алды. Алар Аделина Имамова (1 санлы мәктәп), Юлия Гребенщикова (гимназия), Гәрәев исемендәге мәктәп), Гөлназ Гаптракыйпова (лицей), Руфина Афанасьева (Карман авылы мәктәбе), Рәзилә Галиуллина (Сандугач), Гөлназ Хәсбиева (Ямады), Линур Хуҗин (Кисәккаен).

Линур Хуҗиннан чыршы турында тәэссоратлары белән уртаклашуын үтендек. Сүз уңае, ул күп балалы гаиләдә тәрбияләнә. «4» һәм «5»ле билгеләренә укый, предмет олимпиадаларында катнаша, искиткеч нәтиҗәләргә ирешә, спорт белән дус: футбол, баскетбол, волейбол ярата, чаңгы спорты һәм җиңел атлетика белән шөгыльләнә.

– Бәйрәм «Башкортостан» концертлар залы фойесында үтте. Бөтен нәрсә бик матур, хәтта тылсымлы булды, дип әйтер идем! Кыш Бабай, Карсылу һәм башка әкият геройлары белән очраштык. Арытаба зур залда «Яңа ел киресенчә» мультимедия шоу күрсәтелде. Ә ахырда барысына да бүләк тапшырдылар, – дип сөйли ул. – Шундый бәйрәмдә катнашу тәкъдим иткән укытучыларга рәхмәтлемен. Бөтен балаларның да чын әкияткә эләгү мөмкинлегенә ирешүен телим.


Кем барысыннан да яхшырак күңел ача?

25 декабрьдә МКДЦда ятим балалар һәм ата-ана карамагыннан торып калган балалар өчен бәйрәм әсир иткеч вальс көенә кар бөртекләре әйлән-бәйләне белән ачылды. Өч шаян дуңгыз баласы – Ниф-Ниф, Нуф-Нуф һәм Наф-Наф (аларны кем белми инде! ) бала-чаганы Кыш Бабай һәм Карсылуны эзләп мавыктыргыч яңа ел сәяхәтенә чакырды.

Район хакимияте башлыгы Илшат Вәзигатов та балаларны әлеге тылсымлы бәйрәм белән котларга килде. Ул «барысының да хыяллары тормышка ашуын», «Ватанны яратуларын», «илдә тынычлык булуын» теләде. Ә моның өчен балаларга, билгеле булуынча, үзләренә дә күп көч салырга кирәк. Ул вакытта барысының да бөтен нәрсә яхшы булачак!
3D-патшалыкта

Район хакимияте башлыгы шулай ук сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен 27 декабрьдә оештырылган яңартылган Яшьләр сараена килде. Ул балаларны һәм аларның ата-аналарын котлады, изгелек теләде.

Баштан ук әкият геройлары (әкияти 3D-патшалыкка онытылмас сәяхәтне яшь техниклар станциясе оештырган) балаларны тылсымлы әкият дөньясына мавыктырды. Ачыклануынча, Кыш Бабай ниндидер компьютер уенында адашкан. Аны табу өчен берничә дәрәҗәне үтәргә һәм супербиремне эшләргә кирәк иде. Кыш Бабай барлыкка килү белән чыршы тирәли җырлар белән әйлән-бәйлән, уеннар башланды, аларда, сүз уңае, әкият персонажлары белән балалар гына түгел, өлкәннәр дә катнашты.
Районның төп чыршысы

28 декабрьдә МКДЦда үтәргә тиешле яңа ел тамашасына 350 укучы чакыру алган. Алар уку алдынгылары, олимпиада, конкурс һәм спорт ярышларында җиңүче һәм призерлар.

Район хакимияте башлыгы Илшат Вәзигатов бәйрәмдә катнашучыларга котлау сүзе белән мөрәҗәгать итте.

– Безнең Республиканың юбилее белән истәлекле булачак яңа 2019 ел һичшиксез бәхетле булачак һәм күпләргә талантын ачарга ярдәм итәчәк, иң кыю һәм максатчан планнарыгызны тормышка ашыру өчен күбрәк мөмкинлекләр ачачак! Сезнең бүген төп хезмәт – уку! Моннан тыш, яхшы эшли, ял итә, шатлык халәте тудыра, бердәм була белергә кирәк! Ирешәсе биеклекләрнең тырыш хезмәт таләп итүе турында исегездә тотыгыз, – диде Илшат Әгъзам улы.

Үзгә аерылып торган егерме укучыга район хакимиятенең рәхмәт хаты һәм бүләк тапшырылды.

Арытаба малайлар һәм кызлар «Сказочный патруль и его друзья» шоу-программасы геройлары маҗараларын теләп карады.
Читайте нас: