ЯҢАВЫЛ ТАҢНАРЫ
+12 °С
Яңгыр
VK
Барлык яңалыклар
Балачак. Яшьлек
28 гыйнвар 2019, 09:04

Волейбол, математика, «койрыксыз» сессия...

Булачак нефтьче Илнар Сәхауовны тагын нәрсә кызыксындыра?

Бүгенге әңгәмәдәшчебез – гимназияне тәмамлаучы, ә хәзер УДНТУның икенче курс студенты Илнар Сәхауов (белгечлеге «Нефть-газ производствосының технологик һәм нефть-газ объектларыннан файдалану һәм хезмәтләндерү»).
– Илнар, икенче курста ничек? Үткән елга караганда, катлаулыракмы?
– Студент тормышына өйрәнеп китү тәүдә бик авыр булды. Бу хәл миңа гына түгел, ә барлык беренче курс студентларына хас, дип уйлыйм. Ә хәзер бу тормышка күнектем һәм бөтен нәрсә шома бара, дип әйтергә мөмкин. Акыллы булу зарури түгел, хәйләкәр булу җитә (елмая).
– Тулай торакта яшисеңме? Күңеллеме?
– Әйе. Минемчә, шартлар бик әйбәт кебек. Дүрт егет яшибез, икесе төркемдәш һәм өченче курстан берәү. Халәт яхшы, татубыз, бер-беребезгә ярдәм итәбез.
– Сессияңне яптыңмы?
– Әйе, байтак тырышлык салып, өстәвенә, вакытында. Кем әйтмешли, «койрыксыз».
– Гаиләгез, мәктәп еллары турында сөйләгез әле. Яраткан һәм яратмаган предметларыгыз хакында.
– Әни «Миләшкәй» балалар бакчасында өлкән тәрбияче булып эшли. Әти – «РН-Транспорт»та шофер. Энем 6нчы сыйныфта укый, минем кебек үк спорт – футбол белән шөгыльләнә.
Мәктәп еллары турында иң яхшы тәэссоратлар, дип әйтә алам. Җитешсезлекләр дә күп булды, моның өчен көндәлектә кызыл ручка белән билгеләр алдым.
Предметлар хакында сөйләсәк, дөресен әйткәндә, аны аңламасам да, математиканы яратам. Ләкин Фәгалия Риза кызы Шәяхмәтова һәм Гөлгенә Синтимер кызы Гыйндуллина ярдәмендә аңа төшендем. Ошамаган предметны аерып әйтмим, беркемне дә үпкәләтәсе килми.
– Спорт хакында сөйләдең. Мактаныр урын бар, мөгаен.
– Мәктәп елларын нигездә спорт залында үткәрдем: күп санлы күнекмәләр, ярышлар... Берьюлы ике спорт төре белән шөгыльләндем. Бу волейбол һәм футбол. Уңышлар ярыйсы гына күп. Мәктәптәге төп уңышларны билгеләп үтәм – Нефтекамада республика ярышларында өченче урын, әгәр ялгышмасам, 25 команда арасында. Шулай ук Октябрьский шәһәрендә «Күн туп» турнирында истәлекле икенче урын.
Лариса Александровна Кадыйрова һәм Илдус Мәгъсүм улы Заһриевка аерым рәхмәт белдерәм, алардан башка бу уңышлар булмас иде, дип уйлыйм.
– Спортта кумирларың?
– Роджер Федерер. Озак еллар – дөньяның теннис буенча беренче «ракеткасы». Швейцарияле бик яхшы уйный.
– Спорт белән шөгыльләнү сине нәрсәгә өйрәтте?
– Көчле рухлы булырга һәм ихтыяр көченә. Бу сыйфатлардан башка спортта урын юк.
– Уку, күнекмәләр, ярышлар... Буш вакытта тагын нәрсә белән мавыгасың?
– Дәрес хәзерлим, йоклыйм, ял итәм. Дуслар белән шулай ук өстәл теннисы уйныйбыз.
Очрактан файдаланып, ярдәме һәм тормышта актив катнашлыгы өчен әти-әни, укытучылар, туганнар, дуслар, дәү әни-әтиләргә рәхмәт әйтергә телим һәм барлык студентларны бәйрәм белән котлыйм.
Читайте нас: