ЯҢАВЫЛ ТАҢНАРЫ
+12 °С
Яңгыр
VK
Барлык яңалыклар
Балачак. Яшьлек
1 февраль 2019, 09:21

Беренче бул!

Ю. А. Гагарин Кубогына укучылар олимпиадасының муниципаль этабы башланды

30 гыйнварда Ю. А. Гагарин исемендәге Кубокка укучылар олимпиадасының муниципаль этабы башланды. Аның беренче предметы – физкультура – 4 санлы мәктәптә үтте.

Олимпиаданың мәктәп этабы үткән елның 30 ноябреннән 15 декабренә кадәр үтүен исегезгә төшерәбез. 2018-2019 уку елында олимпиадада катнашу өчен 20 гомум белем бирү оешмасыннан 2227 укучы теркәлгән.

Олимпиада түбәндәге фәннәр: география, рус теле, информатика, башкорт теле, тирә-як дөнья, биология, җәмгыять белеме, математика, физика, инглиз теле, немец теле, әдәбият, музыка, тарих, физкультура буенча 1-8нче сыйныф укучылары өчен мәктәп, муниципаль һәм республика этапларында ел саен үткәрелә. Беренче сыйныф укучылары катнаш олимпиадада катнаша.

Олимпиаданың муниципаль этабында мәктәп этабында җиңүче һәм призерлар катнаша. Ул 14 февральгә кадәр дәвам итәчәк. Яхшылардан-яхшылар республика дәрәҗәсендә көч сынаячак.

Бу көннәрдә мәктәпкәчә яшьтәге балалар өчен дә олимпиада уза. Ул катнаш олимпиада, физкультура, рәсемнәр конкурсы юнәлешләре буенча үтә. Анда балалар бакчасы һәм мәктәпләр каршында төркемнәрдән 633 бала катнаша.
Читайте нас: