ЯҢАВЫЛ ТАҢНАРЫ
+12 °С
Яңгыр
VK
Барлык яңалыклар
Балачак. Яшьлек
14 февраль 2019, 15:08

Һәрберсенең үз тарихы

Район конкурсы үтте

«И к Родине сын никогда не придет/Из пламени Афганистана...» – катгый костюм кигән егет шушы шигырьне сөйли. «А теперь я спрошу: виноваты ли в этом генералы» – ди икенчесе. Бу шигырьләр – Әфган җирендә безнең егетләрнең хисләре, кичерешләре, аларның батырлыгы, хәсрәт-шатлыклары, улларын көтеп ала алмаган аналар кайгысы турында. Аларның һәрберсенең үз тарихы, еш кына дулкынландыргыч һәм фаҗигале.
Чара 7 февральдә лицейда узды. Ул Совет гаскәрләре контингентын Әфганстан Демократик Республикасыннан чыгаруның 30 еллыгына багышланды.
Мәгариф идарәсе, Пионерлар һәм укучылар йорты тарафыннан оештырылган «Әфган сугышы юллары белән» сәнгатьле укучылар район конкурсында 6-11 сыйныф укучылары катнашты. Алар үз осталыгын күрсәтте.
6-8 сыйныф укучылары арасында беренче урынны – лицейдан Дильназа Янгирова, өлкән сыйныф укучылары арасында Карман авылы мәктәбеннән Вилдан Саттаров һәм 1 санлы мәктәптән Алсу Исхакова алды. Лицейчы Айгөл Аввакумова гран при яулады.
Читайте нас: