ЯҢАВЫЛ ТАҢНАРЫ
+12 °С
Яңгыр
VK
Барлык яңалыклар
Балачак. Яшьлек
28 февраль 2019, 15:38

БРның 100 еллыгына

«Киекбаев укуларында»

21 февральдә Стәрлетамакта Җ. Киекбаев исемендәге 3 санлы гимназиядә Халыкара туган тел, язмачылык һәм мәдәният көненә һәм Башкортстанның 100 еллыгына багышланган «XI Киекбаев укулары» фәнни-кисәтү конференциясе үткән. Чарада 1 санлы мәктәпнең башкорт теле укытучысы Әлфия Фәршатова катнашкан. «Полимәдәни киңлектә башкорт телен өйрәнү һәм үстерү факторы буларак инновацион модельләр» тәҗрибә-эксперименталь мәйданчык кысаларында укытучылар мастер-класс тәкъдим иткән. Әлфия Әнвәр кызы бу конкурста икенче урын яулаган. Сүз уңае, 10-11нче сыйныфлар арасында башкорт теле буенча республика дистанцион олимпиада нәтиҗәләре буенча Әлфия Фәршатова карамагындагы тугызынчы сыйныф укучысы Гөлназ Хәлилованың да икенче урын яулавы турында билгеле булган.
Читайте нас: