ЯҢАВЫЛ ТАҢНАРЫ
+13 °С
Болытлы
VK
Барлык яңалыклар
Балачак. Яшьлек
29 март 2019, 16:45

Каникулны «Чулпан»да: файдалы һәм кызыклы

Шәһәр читендәге сәламәтләндерү лагеренда илледән артык укучы ял итә

Мәктәп укучыларының язгы каникулы, кайберәүләр аны өйдә, компьютер артында, башкалары өстәмә белем бирү учреждениеләре әзерләгән түгәрәк, секцияләр, чараларга йөреп үткәрә, ә кемнәрдер район чикләрендә кунакта. Ә менә 58 малай һәм кыз ял итү урыны итеп шәһәр читендәге «Чулпан» лагерын сайлаган һәм һич үкенмәгән.
Язгы ял бары тик җиде көн дәвам итә – 24-30 мартта, ләкин шундый кыска вакытка карамастан, балалар спорт һәм иҗат белән шөгыльләнергә өлгерә. «Чулпан»да яшь буенча бүленгән барлыгы өч отряд. Лагерь директоры Адалина Солтанова сүзләре буенча, балаларның яртысыннан күбесе «бирегә беренче тапкыр гына килмәгән, ә кайберләре монда ел саен ял итә.
«Чулпан»да хәзерге смена инглиз теле юнәлеше белән: һәр көн биредә вожатый һәм педагоглар телне өйрәнүгә юнәлтелгән чаралар үткәрә. Мисалга, без килгәндә (чәршәмбе - ред.), балаларның инглиз сүзләрен һәм гыйбарәләрен истә калдыру буенча дәрес бара, ә кич чит ил башкаручыларына пародияләрнең җыр конкурсы планлаштырылган иде. Тематик программалардан тыш, республиканың 100 еллыгына багышланган «Үз ягыңны беләсеңме» интеллектуаль уены, Театр елына карата танып-белү уеннары үткәрелә.
Ләкин иң кызыклысы балаларны кич көтә – дискотека һәм йолага әверелгән «Свечка», анда мәктәп укучылары узган көнне булган чагу тәэссоратлары белән уртаклаша һәм иртәгәсе көнгә планнарны тикшерә.
Читайте нас: