ЯҢАВЫЛ ТАҢНАРЫ
+12 °С
Яңгыр
VK
Барлык яңалыклар
Балачак. Яшьлек
1 апрель 2019, 15:21

Математиктан – офицерга

27 март – Русия Федерациясенең милли гвардиясе гаскәрләре көне

2012 елда БашДУның математика факультетын тәмамлаучы Рушан Бәдретдинов үзе өчен болай билгеләгән (сүзмә-сүз әйткәндә, «Хәтта тикшерелми»): аның тормышында киләсе пункт – армия, батырлык мәктәбе. Нәтиҗәдә шулай килеп чыга да. Свердловск өлкәсенең Елань шәһәрендә элемтә гаскәрләрендә бер елын яшь кеше әле дә яшерә алмаслык канәгатьлек белән искә ала – байтагы армиядән соң да погонын салмаска карар иткән хезмәттәшләре белән (кем Кораллы көчләрдә калган, кем полициягә киткән...) Рушан элемтәсен югалтмый.
Безнең герой да бу мәгънәдә кагыйдәдән искәрмә түгел – 2014 елның апрелендә тәртип саклау органнарында үзәкләштерелгән сак пультында дежур торучы булып хезмәт итә башлый.
Полициянең өлкән лейтенанты Р. Бәдретдинов хәзер гаять җаваплы вазыйфада – ул «Росгвардия»нең ведомстводан тыш сак бүлекчәсенең объектларны комплекслы саклау юнәлеше инспекторы. Объектлар категориясе һәм нинди төркемгә караганлыгын билгели, террорчылыкка каршы эшчәнлек белән шөгыльләнә (офицер сүзләре буенча, хәзер бу сорауга күбрәк игътибар бүленә). Өстәвенә, инспекторның колачлау зонасы Яңавыл районы белән чикләнми – командировкага даими рәвештә Тәтешлегә дә бара.
Яшь кеше буш вакытын спортка багышлауга өстенлек бирә – хезмәттәшләре белән районның волейбол чемпионатында катнаша, «Дулкын» бассейнына йөри.
Ә кече Ватаны – Мәсәгут авылында да (әйткәндәй, Рушан мәктәпне «5»ле билгеләренә генә тәмамлаган) – эш җитәрлек. Хуҗалык зур, ләкин яшь офицерны бу «авырлыклар» борчымый. Кыскасы, Рушан Фәрит улы урамнарда да, объектларда да, өендә дә тәртип сакларга өлгерә.
Читайте нас: