ЯҢАВЫЛ ТАҢНАРЫ
+12 °С
Яңгыр
VK
Барлык яңалыклар
Балачак. Яшьлек
16 Май 2019, 16:03

Дуслык Сабантуе

14 санлы балалар бакчасында халык бәйрәме үтте

Әзерлек төркемендә озак көтелгән бәйрәм – Сабантуй үтте, аңа һич арттырусыз тоташ ел әзерләндек. Чөнки чара гади генә түгел, ул истәлекле дата – республиканың 100 еллыгына багышланды.
Безнең төркемдә төрле милләт балалары тәрбияләнә. Һәм халык бәйрәмнәрен ярыйсы гына еш билгелибез. Ә сабантуй, билгеле булуынча, чагу бәйрәмнәрдән берсе. Аны ел саен балалар бакчасында да үткәрәбез. Бу балаларны патриотик, полиомәдәни тәрбияләү планында бик мөһим, чөнки сабантуй аларның халык йолалары, гореф-гадәтләре, мәдәнияте белән таныштыра.
Бәйрәм башкорт халык биюеннән башланды, арытаба балалар канәгатьлек белән туган як, яраткан башкала хакында җырлады, Яңавыл, Башкортстан, өлкәннәр хезмәте, икмәк турында шигырьләр сөйләде... Һәм мари «веревочка»сыннан башка нинди бәйрәм үтсен инде?! Татар, рус, удмурт телләрендә шигырь һәм җырлар яңгырады. Балалар капчык киеп, көянтә белән, кашык кабып йөгерү, «Чүлмәк вату» шаян уены һ.б. җитезлек һәм осталыгын күрсәтте. Табышмаклар чиште, мәкаль һәм әйтемнәрдә ярышты, бәйрәмнең тарихы турында белде.
Бәйрәмнән соң балалар әле озак тәэссоратлары белән уртаклашты. Чараны оештыруда тәрбияләнүчеләрнең ата-аналары зур ярдәм күрсәтте.
Башкортстанның 100 еллыгына багышланган чаралар кысаларында булачак укучылар белән туган як, аның күренекле шәхесләре белән танышуны дәвам итәбез. Һәм учреждениедә генә түгел. Мисалга, шушы көннәрдә тарихи-туган якны өйрәнү музеена бардык. Безне шулай ук районның кызыклы кешеләре белән очрашулар көтә.
Г. Асылаева, тәрбияче, 14 санлы балалар бакчасы.
Читайте нас: