ЯҢАВЫЛ ТАҢНАРЫ
+12 °С
Яңгыр
VK
Барлык яңалыклар
Балачак. Яшьлек
20 Май 2019, 11:18

Җитезләр һәм елгырлар

Шәһәр паркында юбилейлы район турслеты узды

Район өчен узып баручы атна гармунның юбилейлы бәйрәме белән генә истәлекле түгел: шәһәр паркында мәктәп укучылары арасында спорт туризмы буенча 70нче район ярышы үткәрелде.
И. Ш. Мөкъсинов исемендәге гимназия, 4 санлы мәктәп, лицей, лицейның Эткенә авылындагы филиалы һәм Пионерлар һәм укучылары йорты командалары килгән – барысы егерме җиде малай һәм кыз. Туристларны биш сынау көтте – «Асылмалы күпердән чыгу», «Параллель баскычлар», «Ромб», «Бабочка» һәм «Траверс». Нәтиҗәдә гимназиячеләр (өлкән төркемдә бердәнбер катнашучылар), лицейчылар (урта) һәм 4 санлы мәктәп укучылары (кече төркем) биремнәрне башкалардан яхшы һәм тизрәк үтәде.
Шәхси зачетта беренчелектә Айсылу Садыйкова, Эмиль Ханов, Азамат Хөсәенов, Вилия Дюкина, Илшат Кәюмов, Линария Мәрданова.
Читайте нас: