Узган гасырның 70-80нче елларында пионерлар оешмасы көчле тәрбия эшен башкара иде. Яңавыл районында руль артында Пионерлар һәм укучылар йортының зур булмаган коллективы торды, ул үз чиратында район мәктәпләрендә барлык пионервожатыйлар эшен оештырды. Ул чорда тоташ эш «Туган илем – СССР» программасына нигезләнде. Шул вакытта бик зур туган якны өйрәнү материалы тупланды, ләкин, кызганычка каршы, аларның бөтенесе эзсез югалды. Балалар белән колхоз, мәктәп, пионерлар дружиналары тарихын өйрәнә, поход, экскурсия, турслетлар үткәрә идек... Аларның берсендә генә тукталам.
Пионерлар һәм укучылар йортында туган якны өйрәнү һәм туризм штабы эшләде. Тупланган туристик эшләр нигезендә районда паспортлаштырылган 13 мәктәп музее булдырылды, ә калган мәктәпләрдә – туган якны өйрәнү почмаклары. Кайвакыт берничә көн дәвам иткән походлардан соң, ә аларны өлкән сыйныф укучылары өчен һәр мәктәп оештыра иде, район турслеты үтә. Бирегә укучылар командалары җитди әзерләнеп – җиңәргә килә иде. Безнең мәктәпләрнең туристик-туган якны өйрәнүчеләр командалары ул вакытта күп еллар республика буенча беренче урын яулады.
Иң кызыклы чаралар 19 майда оештырылды. Бу көн балалар өчен чын бәйрәм иде. «Туган илем – СССР» Бөтенсоюз маршы район парадына отрядлар килә, ярышлар, байтак чаралар үтә иде. Эскпедициядә катнашучылар хәтта Мәскәүгә барды.
Балаларны патриотлык, бердәмлек, күмәклек, башлап җибәрүчәнлек, оешканлык рухында тәрбияләргә тырыштык, бер-берсен якларга һәм хөрмәтләргә өйрәттек. Безне ул вакытта һәр мәктәптә көтәләр иде, һәм боларның барысы да хәтта хәзер дә күңелгә ятышлы хатирәләр уята.
Финә Гыйльмуллина, педагогик хезмәт ветераны.