ЯҢАВЫЛ ТАҢНАРЫ
+12 °С
Яңгыр
VK
Барлык яңалыклар
Балачак. Яшьлек
28 Май 2019, 09:20

Юлларыгыз һәрчак уң булсын

Район мәктәпләрен быел 211 чыгарылыш укучысы тәмамлады

Шимбә, 25 майда, районның барлык мәктәпләрендә дулкынландыргыч бәйрәм – Соңгы кыңгырау узды. Бу көнне күк гөмбәзе дә чыгарылыш укучыларына бүләк ясады – иртәдән үк кояш балкыды.
И. Ш. Мөкъсинов исемендәге гимназиядә Соңгы кыңгырау быел 55 унберенче сыйныф һәм 81 тугызынчы сыйныф укучылары өчен яңгырады. Район хакимияте башлыгы Илшат Вәзигатов, мәгариф идарәсе башлыгы Эльвира Шәехова, гимназия директоры Рида Садрисламова һ.б. чыгарылыш укучыларына котлау сүзләре һәм изге теләкләр белән мөрәҗәгать итте. «Сез яшь, көч һәм дәрт белән тулы, тормыш юлыгызны табып, чын һөнәрман булуыгызны телибез! Сезгә, бүгенге чыгарылыш укучыларына, район, республика һәм илнең хәрәкәт итүче көче булырга тиеш», – дигән ышаныч белдерде чыгыш ясаучылар.
Тантаналы чарадан соң шәһәрнең үзәк мәйданында районның барлык 211 чыгарылыш укучысы өчен гаять зур бию бәйрәме узды. Яңавыл районы хакимияте һәм «Уфанет» компаниясе һәрвакыттагыча «Язгы бал»ны оештыручылар булып торды. Бәйрәм алдыннан «Чыгарылыш укучылары аллеясы-2019», төрле интерактив, танып-белү-күңел ачу мәйданчыкларда кеше күп булды. Төгәл 17.00 сәгатьтә чыгарылыш укучылары барабан тавышына тигез рәтләр белән төп тамаша урынына атлады. Менә алар, чибәр, яшь, бәхетлеләр, матур итеп бииләр, әсир иткеч вальс һәм әйлән-бәйләндә бөтерелә, рок-н-ролл, падеграс, сиртаки башкара...
Ә күпсанлы тамашачылар, алкышлар белән дәртләндереп, чыгарылыш укучыларына сокланып карады. Чара ахырында чыгарылыш укучылары өчен тагын бер тапкыр соңгы мәктәп кыңгыравы яңгырады һәм тынычлык, бәхет билгесе булып һавага күгәрченнәр күтәрелде. Бәйрәм чынлап та искиткеч килеп чыкты.
Изге юлга, чыгарылыш укучылары! Имтиханнарыгызны уңышлы тапшырыгыз, җиңел башлангычлар, югары казанышлар һәм якты киләчәк сезгә!
Читайте нас: