ЯҢАВЫЛ ТАҢНАРЫ
+12 °С
Яңгыр
VK
Барлык яңалыклар
Балачак. Яшьлек
3 июнь 2019, 16:04

«Тәвәккәл таш яра»

Кисәккаеннан Илзида Шакирова үзенә нинди максатлар куя?

Хәзер яшьләргә зарлану гадәткә керде, янәсе, «эшсезлектән интегәләр», «ялкаулар», «кулланучылар буыны», «тормыш мәгънәсен эзләүдә юнәлешләре дөрес түгел» һ.б. Шушы көннәрдә гәзит редакциясенә Кисәккаен авылы мәктәбе укытучысы Гөлшат Вәлиева килде, ул горурлык белән чыгарылыш укучыларының берсе Илзида Шакирова турында сөйләде. «Аның холкы корыч кебек нык, шундый максатчан кешеләрне еш очратмыйсың , – дип тә өстәде. Кызыксынып, яшь туташ белән танышырга ашыктык.
Илзида белән социаль челтәрләрдә аралаша алдык – ул быел университетның соңгы курс студенты, диплом эшен яза, имтиханнар тапшыра. Күп балалы гаиләдә икенче сабый булып дөньяга килгән. Уку елларында ук барлык мәктәп, клуб, китапханә чаралары үзәгендә, кайнаган мәктәпнең әйдәүче спортчылары исәбендә саналган, район конкурсларында актив катнашкан, гәзитләргә кыска мәкаләләр язган. Барыннан да элек, аны Илфания Лазова җитәкчелегендәге «Чулпан» бию ансамблендә шөгыльләнү мавыктырган. Максатчан, үткен карашлы һәм үзенә җәлеп итүчән холыклы – ул бөтен нәрсәгә өлгергән.
Юлда очраган каршылыкларны җиңеп, матур киләчәккә ышанып яшәргә кирәклеген инде мәктәптә үк аңлый Илзида.
Гаилә башлыгы Айрат Шакиров фаҗигале рәвештә вафат булгач, Илзида абыйсы белән өлкән тормышка бик иртә җигелә – хуҗалык буенча эш, кош-корт, мал-туар карау, әниләре (инглиз теле укытучысы) кайтуга төшке аш хәзерләү балалар иңенә төшә.
Нефтекама нефть колледжына укырга кереп, дәрте ташып торган тырыш, җитез кыз янә вакыйгалар куелыгына чума. Беренче курста ук студентлар советы рәисе итеп сайлана, студентлар бию ансамбле һәм «Дуслык» шәһәр халык биюләре ансамблендә катнашырга вакыт таба. Фотога төшерү белән мавыгып, бу фәнгә дә җиңел генә ия була, бәйләү һәм тегү буенча осталыгын камилләштерә башлый. Арытаба аны Ижевск көтә – Илзида читтән торып Удмурт дәүләт университетына керә.
Ижевск шәһәрендә «Татар кызы-2019» VIII республика конкурсы үткәрелүен ишетеп, тәвәккәл кыз уйлап та тормыйча анкета тутыра, кастингны уңышлы үтә. Катнашырга теләк белдергән егерме кыз арасыннан жюри унысын сайлап ала. Алар дүрт ай буе мастер-классларга йөри, анда һөнәрманнар актерлык осталыгы, бию, вокал, визажистика, фотога төшү һ.б. кебек сәнгатьләргә өйрәнә. Матурлык һәм талантның милли конкурсы финалында дәртле татар биюе башкарганнан соң, Илзида жюрига күкрәккә тагыла торган үзе теккән «хәситә» бизәнгече һәм чигелгән хатын-кыз түбәтәе тәкъдим итә. Нәтиҗәдә «Иң оста кыз» номинациясендә җиңүче була.
– Заманча дөньяда туган тел, тарих, халык йолалары һәм гореф-гадәтләрен белергә кирәк, – ди Илзида. – Оста куллы булу, тәмле ризыклар пешерә белү, кул эшләренә, җыр-биюгә сәләтлелек бәһалана. Нәрсә дә булса танып белсәң, өйрәнсәң, көн юкка узмаган, дип исәплим. Тормыш юлымда очраган һәркемгә рәхмәтлемен.
Гаиләсе: ире, әнисе, абыйсы, сеңлесе, шулай ук мәктәп укучылары Кисәккаенда шундый максатчан, хыялына тугры һәм тормыш авырлыкларын ышанычлы җиңеп чыгучы кыз булуы белән горурлана.
Әйе, хәзерге яшьләргә Илзида кебек хыяллана белергә, үз көченә ышанырга һәм бернигә карамыйча алга омтылырга, нинди генә эшкә тотынсаң да тәвәккәл булу кирәк. «Тәвәккәл таш яра», – дип юкка гына әйтмәгәннәр. Бу Илзидага бик туры килә.
Читайте нас: