ЯҢАВЫЛ ТАҢНАРЫ
+12 °С
Яңгыр
VK
Барлык яңалыклар
Балачак. Яшьлек
18 июнь 2019, 18:15

«Кояшкай»да могҗизалы җәй

Көндезге лагерьларда меңнән артык укучы ял итә

Балалар өчен искиткеч вакыт җитте: аларның – каникулы. Җәй – балалар, ата-аналар өчен дә ял. Укучылар аны файдалы үткәрә алсын өчен, ике тапкыр тукландыру оештырып, меңнән артык баланы колачлап, быел 18 белем бирү учреждениесе нигезендә көндезге сәламәтләндерү лагеры эшли.
4 санлы мәктәптә булдык, биредә малай-кызларның вакытын ничек үткәрүен күзәттек. «Кояшкай» лагеры һәркайсында 25 кешелек дүрт отрядны берләштерә. Бу башлангыч сыйныфлар укучылары. Шундук таныша барабыз. Максим Нигиев дүртенче сыйныфка бара, көндезге лагерьда беренче тапкыр ял итә. Аңа бөтен нәрсә ошый: «ашханәдә бик яхшы ашаталар», «шашка, футбол уйный» һ.б. Соня Смирнова икенче сыйныфка күчкән. Аның да тәэссоратлары бик күп. – Байтак чаралар үткәрелә! Һәм барысы да кызыклы, – ди ул. – Ял иткәндә (якшәмбе – ред.), безгә «сухпаек» бирәләр, шулкадәр күп! – һәм санап китә...
Лагерь башлыгы Наталья Милюкова соңрак сөйләвенчә, балалар вакытын кызыклы үткәрсен өчен төрле шөгыль, интеллектуаль уеннар, конкурс, экскурсия, викторина, ярыш һ.б. байтак файдалы һәм күңелле чаралар әзерләнгән. Көн саен – смена 21 кадәр июньгә дәвам итә – малай-кызлар ниндидер кызыклы һәм файдалы нәрсәгә өйрәнә. Иртә зарядка, тезелүдән башлана, арытаба балаларны тәмле һәм файдалы аш көтә...
Гомумән, малай-кызларга җәй онытылмаслык булсын өчен өлкәннәр бик тырышкан.
Ә смена ахырында балаларны призлар көтәчәк.
Рөстәм Сангов фотосы.
Читайте нас: