ЯҢАВЫЛ ТАҢНАРЫ
+12 °С
Яңгыр
VK
Барлык яңалыклар
Балачак. Яшьлек
11 июль 2019, 11:41

Җәйге ял

"Чулпан" һәм "Орленок"та ничек яшиләр?

Комиссия лагерьда ял оештыру сыйфатын тикшерде
5 июльдә "Чулпан" һәм "Орленок" балалар сәламәтләндерү лагерьларында ялны оештыру сыйфатын тикшерү өчен балалар, үсмерләр һәм яшьләрнең ялын, сәламәтләндерүен һәм мәшгульлеген оештыру буенча район ведомствоара комиссиясе әгъзалары, депутатлар Советы вәкилләре, шулай ук ата-аналар берләшмәсе әгъзалары юнәлде. Сәламәтләндерү лагерьларына бару нәтиҗәләре турында ата-аналар берләшмәсе вәкиле, район Советы депутаты Алия Мирсаяпова сөйли:
– "Чулпан" лагерында икенче смена инде ахырына якынлаша. Балаларда уңай тәэссоратлар гына күрдек: алар төрле уеннар уйный, тәҗрибәле вожатыйлар үткәргән чараларда катнаша.
"Орленок" лагерында смена башланган гына, ләкин күрүебезчә, балалар инде дуслашырга өлгергән. Биредә яңавыллылар гына ял итми, шулай ук Нефтекама һәм Уфадан да балалар бар. Тикшерү барышында комиссия әгъзалары балаларның нинди шартларда яшәвен, бүлмәләрнең никадәр җиһазландырылуын аңлау өчен ял итүчеләрнең бүлмәләрендә булды. Ашханә шулай ук мәҗбүри пунктларның берсе дип билгеләнде: меню белән таныштык, азык-төлекнең нинди шартларда саклануына игътибар иттек, вакытын, документацияне тикшердек. Лагерьларда алты тапкыр ашату оештырылган. Шулай ук медицина персоналы белән әңгәмәләштек: кирәкле дарулар бар, кирәк чакта белгечләр квалификацияле ярдәм күрсәтергә әзер. Барыннан да тыш, турник, беседкаларның футбол капкаларының беркетелүен тикшердек.
Охшаш тикшерүләр лагерьларда атна саен уза. Соңгысы йомгаклары буенча ачыкланган күрсәтмәләр язылып (өстәл уеннарын яңарту, урамдагы кул югычларны алып кую, бүлмәләрдә артык карават һ.б.) лагерь администрацияләренә кыска вакыт эчендә бетерү өчен тапшырылды.
Раушания Гарифуллина язып алды.
Читайте нас: