Мәгариф идарәсе бүлегендә хәбәр итүләренчә, Белем бирү көне Яңавыл районының барлык мәктәпләрендә дүшәмбе, 2 сентябрьгә, күчерелә. Тантаналы линейкаларның башлану вакыты соңрак билгеле булачак.
Шушы елдан башлап республикада бөтен мәктәпләр тематик шимбәләр белән биш көнлек укуга күчүен хәтерегезгә төшерәбез. Бу уку елының тагын бер яңалыгы – республиканың бөтен мәктәп ашханәләре бердәм менюга күчәргә тиеш.
Яңавыл районында сентябрьдә мәктәп парталары артына 5372 бала утырачак ( 2018-2019 уку елы башын 5348 укучы каршылаган).