ЯҢАВЫЛ ТАҢНАРЫ
+12 °С
Яңгыр
VK
Барлык яңалыклар
Балачак. Яшьлек
30 сентябрь 2019, 15:20

Балада ышаныч тудыру мөһим

Иртәгә – Социаль педагог көне

Р. Гәрәев исемендәге мәктәпнең социаль педагогы Зөлфия Хәйруллина өчен яңа уку елы күңелгә ятышлы вакыйгадан башланды. Уку көне хөрмәтендә тантаналы линейкада БР Дәүләт җыелышы-Корылтай депутаты Рәмзил Низаметдинов үсеп килүче буынны укыту һәм тәрбияләүдә саллы өлеш өчен аңа республика парламентының Рәхмәт хатын тапшырды.
Зөлфия Хәйруллина социаль педагог булып 2011 елдан эшли. Күп вакыт кебек түгел, ләкин шул арада ул бай эш тәҗрибәсе туплаган. Эш шунда ки, педагогия институтын тәмамлаганнан соң монда ук эш башкаручы булып эшләгән һәм биредәге хәлләрдән һәрвакыт хәбәрдар булган. Социаль педагог эшчәнлеге аны һәрвакыт мавыктырган – балаларга, гаиләләргә проблемаларын хәл итүдә ярдәм итәсе килгән. Шундый мөмкинлек тугач та, хыялын тормышка ашырган.
– Эш авыр, ләкин кирәкле һәм шул ук вакытта кызыклы, – ди Зөлфия Борис кызы. – Һәр иртәдә барлык сыйныфларга йөреп чыгам. Һәр баланы исемләп беләм – алар бездә 430 кеше. Әңгәмәләр үткәрәм. Кайчакта алар үзләре дә киңәш сорап килә, ата-аналар мөрәҗәгать иткән чаклар була.
Социаль педагог сүзләре буенча, балага өйрәнергә һәм аның эчке дөньясын аңларга, проблеманы табарга һәм аны җиңеп чыгу юлын төзергә кирәк. Алай гына да түгел – хәлдән чыгу юлын эзләргә. Балада тормышта барысы да яхшыга үзгәрәчәк дигән ышаныч тудыру бик мөһим. Проблеманы хәл итә алганда, ул әхлакый канәгатьлек китерә, сүз бит анык бала, гаилә язмышы турында бара.
Зөлфия Борис кызы вакыйгалар эчендә кайнарга ярата. Мәктәптә "Волонтерлар хәрәкәте" һәм "Сәламәт тормыш рәвеше" исемле түгәрәкләр алып бара. Балалар белән акцияләр үткәрәләр, флешмоблар оештыралар, өлкәннәргә ярдәм итәләр һ.б.
Рәсемдә: Зөлфия Хәйруллина ярдәмчеләре Зөлфия Камалова, Гөлшат Хәмидуллина, Ләйсән Сәгазетдинова белән.
Читайте нас: