ЯҢАВЫЛ ТАҢНАРЫ
+12 °С
Яңгыр
VK
Барлык яңалыклар
Балачак. Яшьлек
2 октябрь 2019, 15:37

Йөздән унөч исәбендә

Тарих укытучысы Ринат Хисмәтов дәресләрендә патриотлар тәрбияли

Әле йөз ел элек укытучыларның байтагы ир-егетләр иде. Алар үз үрнәгендә балаларны көчле, сабыр, чыдам булырга, бирешмәскә, авырлыкларны җиңәргә һ.б. өйрәтте.
Ә бүген мәктәптә ир-егет – кагыйдәгә караганда, күбрәк искәрмә. Шуңа күрә лицейчыларга уңай туры килгән, дип әйтергә мөмкин: йөзләгән педагог эшләгән коллективта унөч көчле зат вәкиле.
Ринат Мирзахан улы Хисмәтов – тәҗрибәле укытучылардан берсе, биредә 1986 елдан эшли. Югары квалификацияле категорияле укытучы укучыларны ел саен җәмгыять белеме һәм тарих буенча БДИга әзерли. Балалар яхшы нәтиҗәләр күрсәтә. Лицейчылар һәрвакыт җиңүче һәм призерлар исәбендә.
– Тарих һәм җәмгяыть белеме дәресләре – катлаулы фәннәр. Тирән белем таләп итә, – ди педагог.
Үз фәннәрен патриотлык тәрбияләү өчен яхшы нигез дип исәпли. Алар балаларга күп нәрсәне белергә мөмкинлек бирә, дәресләрдә төрле проблемалар тикшерәләр, бәхәсләшкән вакытлары да бар.
Килешегез, моның өчен укытучы, ир-егет яки хатын-кыз булуына карамастан, бөтен мөһим вакыйгалардан хәбәрдар булырга тиеш. Чөнки мәктәп – акыллы, кызыклы, талантлылар өчен урын.
Читайте нас: