ЯҢАВЫЛ ТАҢНАРЫ
+12 °С
Яңгыр
VK
Барлык яңалыклар
Балачак. Яшьлек
10 октябрь 2019, 16:27

Безнең әңгәмә

Данил Әрмәншин – лицей флагманнарының берсе

Рөстәм Сангов фотосы
Рөстәм Сангов фотосы
Лицейның 1 сентябрь линейкасында бүгенге әңгәмәдәшкә югары хөрмәт – 1нче сыйныф укучысы белән бергә кыңгырау чыңы белән яңа уку елын башлау ышанып тапшырылды. Шәһәрнең иң зур мәктәбенең "эчке кухнясын белүчеләр гаҗәпләнмәс, мөгаен, Данил Әрмәншин – лицей флагманнарының берсе, аеруча эш төгәл фәннәргә кагылганда. Аның белән шул фәннәрнең төгәллеге, шулай ук яшь кешенең башка байтак кызыксыну һәм уй-фикерләре турында сөйләштек тә.
БДИ, планнар, биш көнлек уку
– Данил, 11нче сыйныф ничек? Үзең ышанасыңмы?
– (елмаеп) Күнегәм. Статуска да, декабрь якынлашкан саен, уку, БДИга әзерлеккә...
– Өлгергәнлек белән тәртипме?
– 1нче сыйныфтан "5"легә генә укыдым. Төрле олимпиадаларда катнаштым. Төп казанышлардан – физика буенча республика олимпиадасында призлы урын. Хәтта бервакыт әдәбият буенча районда яхшы чыгыш ясадым. Әмма хәзер мәктәптә яраткан ике предмет – физика, математикага күбрәк вакыт бүләм.
– Әгәр сер буламаса, максатың, хыялың?
– Галим булырга, теоретик физика өлкәсендә фәнни эзләнүләр белән шөгыльләнергә телим.
– Бу бик катлаулы. Көчең җитәрме?
– Әйе, дип ышанам. Арытаба яңа көч белән укуга тотыну өчен, аннан тулысынча читләшә алам.
– Биш көнлек уку кертү ярдәм итә, мөгаен. Танышларың арасында бу яңалыкка каршылар бармы?
– Әйе, ярдәм итә. Ә менә каршылар һич юк, яшьтәшләр арасында да, укытучылар арасында да (елмая).
Музыка, китаплар, инстаграм
– Ә тагын каян көч аласың?
– Элек гел чараларда алып баручы идем. КВНда катнаштым, дөрес, мөхәррирләр бөтен нәрсәне алып ташлый иде. Мәзәкче түгел без, күрәсең. Ә күптән түгелдән воркаут (турникта урам гимнастикасы – авт.) белән мавыгам. Дуслар ияләштерде, хәзер даими шөгыльләнәбез.
– Фәлсәфәче Ницше бервакыт болай дигән: "Музыкасыз бу дөнья хата булыр иде". Килешәсеңме?
– Килешәм. Үзем алты еллап гитарада уйныйм. Егетләр белән нигездә ихата җырларын башкарабыз. Үзем исә күбрәк рэп, GONE.Fludd, Нурминский, Babe Tape, Lizer кебек башкаручыларны тыңлыйм.
– Байтак яшьтәшләреңне еш кына аптырашта калдырган сорау: нинди китаплар укыйсың?
– О, җәй эчендә аз укымадым! "Голодные игры" трилогиясе, "Игра Эндера"ны...
– Интернетта "активсыңмы"?
– Җәй көне Нидерландыдан бер ир-егеткә роликлар эшләргә ярдәм иттем. Биредә начар булмаган тәҗрибә бар, яхшы гына килеп чыга төсле, инстаграмда меңнән артык язылучы.
– Инглиз телен яхшы беләсеңме?
– Әйбәт кенә. Фильмнарны инглиз телендә генә карыйм.
– Әгәр хронометражы бер минуттан артса, хәзер видео озын дип исәпләнә. Дөресме?
– Нигездә, әйе. Карадың, көлдең, оныттың. Әмма шәхсән мин, әгәр башы ялкыткыч булмаса, озынракларын да карый алам.
Эйнштейн, вакыт машинасы, коллайдер…
– Фән дөньясында "яраткан" кешеләрегез бармы?
– Эйнштейн! Аның тормыш юлын җентекле өйрәндем, чагыштырмалылык теориясе белән үзаллы һәм хәтта ярыйсы гына тирәнтен таныштым. Әйткәндәй, "гениальлек серен" ачыклау өчен, үлгәннән соң аның баш миен урлаганнар. Һәм баш мие бүлекләренең берсендә хәтта охшашсызлык тапканнар.
Стивен Хокингның хезмәтләрен укыдым, аның хакында легендалар йөргән Никола Тесланың серле фигурасы кызыксындыра (мине генә түгел)... Илон Маск сокландыра. Кеше Марсны үзләштерү белән кызыксына башлады, Җир кешеләр өчен сарыф итеп бетерелә дип исәпли, өстәвенә, фәнгә үз акчасын тота.
– Вакыт машинасы. Анда кайда барыр идең – үткәнгә яки киләчәккә?
– Үткәнгә. Вакыт машинасын булдырсалар да, анда бары тик киләчәккә эләгү мөмкин, дип исәпләнсә дә.
– ?
– Кыскача әйткәндә, бу чагыштырмалылык теориясендә ачыклана. Кара тишекләр белән янәшәдә вакыт күпкә акрынрак бара. Шартлы әйткәндә, аның янында биш сәгать үтсә, Җирдә – йөз илле ел.
– Ликбезны дәвам итүне таләп итәм! Адрон коллайдеры – алар анда нәрсә белән шөгыльләнә?
– Галимнәр "Зур шартлау" мизгеленә күз салырга, бөтен нәрсәнең ничек яралуын күрергә тырыша.
– Гомумән, синең карашка, фән кешелекне алга этәрәме?
– Этәрә, ләкин кайдадыр дөрес түгел юнәлешкә борылган төсле. Мисалга, иске фильмнарны карыйсың. Ул вакытта без инде очарбыз, дип уйлаганнар, ә бездә моның урынына төрле вейперлар (электрон тәмәке тартучылар) йөри (елмая).
Гомумән, фән – диннең ниндидер формасы, дигән фикер бар. Кеше бөтен нәрсәне аңа аңлаешлы телдә бәян итәргә, "тоташ китап" язарга тырыша. Ә бу мөмкин түгел, дөнья үтә катлаулы.
– Шушы оптимистик нотада тәмамларга тәкъдим итәм. Уңышлар сиңа, Данил!
Читайте нас: