ЯҢАВЫЛ ТАҢНАРЫ
+12 °С
Яңгыр
VK
Барлык яңалыклар
Балачак. Яшьлек
22 октябрь 2019, 18:32

Бердәм гаиләдә

Тематик этношимбә кысаларында лицейның 9нчы Б сыйныфында "Бердәм гаиләдә" чарасы узды

Чарада балалар Башкорстанда яшәүче халыклар тарихы, мәдәнияте, гореф-гадәтләре белән танышты. Милли костюмнар турында хикәя барысы өчен дә кызыклы булды, костюмнарны киеп, аларның тарихы турында бәян иттеләр.
Командаларга бүленеп, укучылар Башкортстан турында шигырь сөйләүдә ярышты. Шулай ук һәр команда курай чәчәге, милли киемнәр рәсемен төшерде.
Халык шагыйре Мостай Кәрим хакында да күп нәрсә белделәр. Чара милли ризыклар белән өстәл артында чәй мәҗлесе белән тәмамланды.
Диана Глухова:
- Чарага алдан әзерләндек. Һәркем өйдә милли ризык пешерде һәм аны чарага алып килде. Теләп милли костюмнарда кидек, туган телләрдә сөйләштек. Кеше гомерендә төрле дин, милләт,социаль катлам вәкилләре белән аралаша, шунлыктан һәркемнең мәдәни кыйммәтләренә хөрмәт белән карарга өйрәнү мөһим.
Читайте нас: