ЯҢАВЫЛ ТАҢНАРЫ
+12 °С
Яңгыр
VK
Барлык яңалыклар
Балачак. Яшьлек
24 октябрь 2019, 12:50

Иртәгә – солдат

Яңавылда армиягә чакырылучылар көне үтте


Арытаба егетләр МКДЦ фойесына күчте, тантаналаы өлеш биредә үтте. Монда ук булачак солдатлар Русия һәм дөньяның хәрби тарихын белүгә викторинада катнашты. Сорауларның ярыйсы гына авыр булуын билгеләп үтәбез, әмма егетләр бөтен биремнәрне уңышлы үтәде. Уен йомгаклары буенча иң яхшы белүче Никита Гончаровка китап тапшырылды.

Бәйрәмне район хакимияте башлыгы Илшат Вәзигатов ачты. Булачак солдатларга яхшы теләкләр белән мөрәҗәгать итеп, Илшат Әгъзам улы аларга уңышлы хезмәт теләде. Аның теләкләренә Әфганстан ветераннары союзының урындагы бүлекчәсе рәисе Данил Шәйдуллин, Яңавыл һәм Калтасы районнарының хәрби комиссары Марат Харисов, ветераннарның район советы рәисе Рима Фазылова, яшьләр сәясәте, спорт һәм туризм буенча бүлек башлыгы Альбина Сәлахова һәм ДОСААФның урындагы бүлекчәсе рәисе Ришат Хаматханов кушылды.

– Кызганычка каршы, сәламәтлек торышы буенча хәрби хезмәткә яраксызлык сәбәпле булачак солдатлар саны кимегәннән-кими. Бу Яңавыл районында гына түгел, ә тоташ ил күләмендә дә күзәтелә. Илнең ир-егет халкы элитасы булып торасыз, шуңа күрә моның белән хаклы рәвештә горурлана аласыз, – диде Данил Шәйдуллин.

Чара шәһәр артистлары концерты һәм спорт ярышларына йомгак ясау белән тәмамланды. Илмир Гыйльманшин иң төз атучы булып танылды, икенче урынны Александр Алексеев яулады, Никита Гончаров – өченче.

Турникта күтәрелү буенча ярышларда Марсель Хуҗин җиңде, Ильяс Латыйпов һәм Артур Таһиров икенче һәм өченче. Алишер Окулов гер спортында җиңде, икенче урында Руслан Фәрхетдинов, өченче урынны Зөлмир Хәмидуллин алды. Җиңүче һәм призерлар грамота һәм истәлекле приз белән бүләкләнде.


Олеся Тукташева
Читайте нас: