ЯҢАВЫЛ ТАҢНАРЫ
+12 °С
Яңгыр
VK
Барлык яңалыклар
Балачак. Яшьлек
28 октябрь 2019, 13:16

Мостай Кәрим геройлары хакында – театр телендә

4 санлы мәктәптә балалар актерлык осталыгында ярышты

Шимбә, 26 октябрьдә, яшь актерлар Русиядә Театр елы һәм Мостай Кәрим тууның 100 еллыгына багышланган әдәби-театраль куелышларның район конкурсында уңышлы катнашты.
Чара 4 санлы мәктәп нигезендә үтте, аны мәгариф идарәсе белән Пионерлар һәм укучылар йорты оештырды. Барлыгы тугыз коллектив катнашты.
Мәсәгутлеләр беренче булып чыгыш ясады. Алар сәхнәләштерү өчен "Безнең өйнең яме"повестеннән өзек сайлаган. Тамашачыларга карап фикер йөрткәндә, аларның күңел кылларын тирбәтә алганнар. Төп рольләрне башкарган Азалия Сөләйманова һәм Илнар Камалов сүзләре буенча, бу тарих аларны тетрәткән, күрәсең, шуңа күрә яхшы уйный алганнар
Сәхнәгә чыкканчы ук гимназияче Радмир Садыйков белән сөйләшә алдык. "Кую өчен "Озын-озак балачак" повестен сайладык. Биредә Мостай Кәрим туганнары һәм үзенә якын кешеләре, дуслары һәм авылдашлары тормышын тасвирлый. Мин Әсхат ролен уйныйм, героем халәтенә керә алдым кебек тоела", – диде ул.
Ә лицейчылар Нил Салихов, Рамиль Мирсаяпов, Данил Ханнанов белән алар сәхнәдә чыгыш ясаганнан соң шундук әңгәмәләштек. Беренче минуттан ук аларның уйнавы көчлеләрдән берсе буларак бәяләнәчәге аңлашыла иде. "Таган" әсәрендә кебек үк, тормышта без – дуслар. Шуңа күрә рольләрне башкару катлаулы булмады. Репетицияләрне озак ясамадык, якынча бер атна. Безнең чыгышның тамашачыларның күңеленә хуш килүенә шатбыз", – диде алар.
Җиңүчеләрне ике яшь категориясендә ачыкладылар.
Беренче яшь категориясендә (3-6нчы сыйныфлар) "Овация" театр студиясеннән балалар чыгышы иң яхшысы дип танылды. Икенче урында 4 санлы мәктәп коллективы. 4 санлы мәктәптән тагын бер коллектив, Пионерлар һәм укучылар йорты өченче урынны бүлеште.
Икенче яшь категориясендә (7-11нче сыйныфлар) лицейчылар җиңде, Ямады мәктәбенең Мәсәгут авылындагы филиалы – икенче, Пионерлар һәм укучылар йорты өченче урында. Шулай ук гимназиячеләр һәм Р. Гәрәев исемендәге мәктәп укучыларының яхшы уйнавы билгеләнде,
Читайте нас: