ЯҢАВЫЛ ТАҢНАРЫ
+12 °С
Яңгыр
VK
Барлык яңалыклар
Балачак. Яшьлек
30 октябрь 2019, 18:00

Республика фестиваленнән призлар белән

Уфада сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән мәктәп укучылары өчен мәдәни-спорт фестивале узган

28-29 октябрьдә Уфада төзәтү интернат-мәктәбе укучылары һәм сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән мәктәп укучылары арасында республиканың 100 еллыгына багышланган XIV Республика мәдәни-спорт фестивале узган. Төзәтү-интернат мәктәбенең физкультура укытучысы Руслан Муллахмәтов сөйләвенчә, фестивальгә төбәкнең 23 уку йортыннан йөздән артык бала җыелган. Балалар өстәл теннисы, шашка, йөгерү, турникта күтәрелү, яткан килеш гәүдәне кул ярдәмендә күтәрү һәм ераклыкка сикерүдә ярышкан. Спорт ярышларыннан тыш, катнашучылар иҗади номерлар тәкъдим иткән. Шулай ук кулланма сәнгать әйберләре күргәзмәсе оештырылган. Иҗади конкурска балаларны Зөлфия Садрисламова әзерләгән.
Яңавыл интернат-мәктәбе укучысы Саша Вишенкин турникта күтәрелү буенча беренче урын яулаган. Бүләккә ул планшет алган. Сүз уңае, аның Инесса Зәйнуллинаныкы кебек үк, йөгерү буенча да икенче урын. Денис Әхмәтшин урыннан ераклыкка сикерү буенча икенче нәтиҗә күрсәткән, Таһир Хәсидов – өстәл теннисы буенча дүртенче урында. Балалар шашка уенында бераз калышкан. Нәтиҗәдә яңавыллылар гомумкоманда дүртенче урыны яулаган.
Үз хәбәрчебез.
Читайте нас: