ЯҢАВЫЛ ТАҢНАРЫ
+12 °С
Яңгыр
VK
Барлык яңалыклар
Балачак. Яшьлек
5 ноябрь 2019, 16:12

КВН планетасы

Яңавыл лигасының яңа сезонына кем үткән?

Илдар Шәрипов фотосы
Илдар Шәрипов фотосы
1 ноябрьдә МКДЦда КВНның Яңавыл лигасы фестивале башланды. Яңа сезонга чыгу хокукы өчен унбер команда көрәште. Тамашачылар гимназия (""КВАНТ", "Котики", "С иголочки"), лицей ("Зал ожидания"), 4 санлы мәктәп ("Одноклассницы", "Бонус"), 1 санлы мәктәптән ("Befree") Яңавыл, шулай ук Нефтекама командаларының ("Все типы", "Школа с Лениным", "Красивая сборная башкирской гимназии", "Навсегда") шаяртуларыннан көлә алды.


Фестиваль бу юлы ярыйсы гына күп яшь квээнщеларны җыйды, уен алар өчен зур сәхнәдә беренче булды. Әмма бу яшьләргә тәҗрибәлерәк хезмәттәшләре белән беррәттән тапкырлыкта ярышырга комачауламады. Кече сыйныф укучыларыннан тыш Нефтекамадан нефтьче студентлар командасы чараның тагын бер сюрпризына әверелде. 4 санлы мәктәптән "Бонус" командасы бу көнне яхшылардан берсе булды, мөгаен. Аларның барлык диярлек шаяртуларын зал көчле алкышлар һәм көлү белән каршылады. Үткән сезонның чемпионнары – "КВАНТ" командасы да чираттагы тапкыр хәйран калдырды: сәламләү башында гимназиячеләр квээнщыларның карт гвардиясен җәлеп итте.

Командалар өчен номинацияләр билгеләп, жюри киңәшләшкәнче, тамашачыларны, ә бу инде йолага әверелде, Уфадан – "Все возможно" һәм Екатеринбургтан мультфильм төрендә гадәти булмаган чыгыш тәкъдим иткән "Дайте посмеяться" командалары номерлары белән сөендерде.

Фестиваль кагыйдәләре буенча сигез команда гына Яңавыл лигасының яңа сезонына үтә ала иде, әмма алып баручы Евгений Колпащиков ярдәмендә бөтен команда да КВНда үз юлын дәвам итәчәк.

"Их яхшы хатын-кыз роле" номинациясендә 4 санлы мәктәптән "Одноклассницы" кызлар җыелма командасы җиңде, "Их яхшы ир-егет роле" "Бонус" командасыннан Андрей Изибаевка бирелде, "Иң яхшы мәзәк" "Навсегда" Нефтекама нефть колледжы студентларында, "Красивая сборная башкирской гимназии" командасы тамашачылар сөюе призын алды.
Читайте нас: