ЯҢАВЫЛ ТАҢНАРЫ
+12 °С
Яңгыр
VK
Барлык яңалыклар
Балачак. Яшьлек
12 ноябрь 2019, 10:50

Күчтәнәчсез калмаслар

"Миләшкәй" балалар бакчасыннан сабыйлар кошлар өчен җимлек ясаган

Бүген Кошларны саклау берлеге башлангычы буенча Русиядә экологик бәйрәм – Песнәкләр көне билгеләнә. Кадендарьда бу дата күптән түгел барлыкка килде, әмма тарихы ерак үткәннәргә барып тоташа. Безнең ата-бабалар ук 12 ноябрьдә изге Зиновий Синичкинны хөрмәтләгән. Бу көннән песнәкләр, салкыннар җитүне тоеп, урманнан кеше торагы янына очып килә, дип исәпләнгән. Биредән халык сынамышы: әгәр йорт янында кошлар күпләп оча икән, салкын көт.
Тәрбияче Алина Гайняхмәтова 9 санлы "Миләшкәй" балалар бакчасыннан сабыйлар өчен Песнәкләр көненә багышланган чара үткәрде. Балалар канәгатьлек белән җырлар башкарды, кошлар турында табышмаклар чиште, биеде һәм уйнады. Бу уңайдан бәйрәмгә тантана хуҗасы – Песнәк тә керде. Балалар кунакны, әлбәттә инде, ач калдырмады, аны җиләк, тары ярмасы һәм көнбагыш белән сыйлады.
Песнәкләр көнендә йола буенча шулай ук җимлек элү кабул ителгән. Сабыйлар нигезле әзерләнгән: алар әти-әнисе белән матур кош ашханәләре эшләгән. Кайбер җимлекләр ярыйсы гына зур килеп чыккан, шуңа күрә алар артындагы "осталар" чак күренеп торды. Хәзер инде кыш кошлар өчен һич куркыныч түгел.
Читайте нас: