ЯҢАВЫЛ ТАҢНАРЫ
+12 °С
Яңгыр
VK
Барлык яңалыклар
Балачак. Яшьлек
13 ноябрь 2019, 18:16

Яңавылда иң яхшы яшь гаиләне сайладылар

Быел конкурс милли гореф-гадәтләр фестиваленә кадәр җитте

Рөстәм Сангов фотолары
Рөстәм Сангов фотолары

Кичә йола буенча танышу – визит карточкасыннан башланды. Катнашучылар үзе һәм гаилә мавыгулары хакында сөйләде. Тамашачылар күп балалы гаиләнең иртән эшкә җыенуы турында кызыклы сюжетлар, сәхнәләштерү-пантомималарны көчле алкышлар белән бүләкләделәр, батмаучы гаилә корабы хакында җырлар тыңладылар.

"Мин – булачак йолдыз" икенче конкурста балалар үз талантын күрсәтте. Бу этапта сабыйларга балалар бакчалары коллективлары ярдәм итте.

Өченче конкурс бәйрәмнең иң истә калучы, танып-белү һәм мавыктыргыч мизгеленә әверелде, биредә катнашучылар милли гореф-гадәтләр күрсәтте. Бала туганнан соң милли йолалар турында удмурт гореф-гадәтләр һәм болында күңелле уеннар күрсәтеп, Әхмәтхановлар, Тимершиннар, Сәйфуллинар чагу костюмнары, үзенчәлекле карашы белән әсир итте. Биккузиннар "Бәби багу" мари гореф-гадәтен искә алды. Татар халкының төп йолаларыннан берсе "Каз өмәсе"н күрсәтеп, Такмаковлар бердәмлек һәм тупланганлык күрсәтте. Воронцовлар "Иван Купала" фольклор чарасын тәкъдим итте. Тамашачылар ярыш туры барышы буенча конкурсантларны көчле кул чабулар белән хуплады. Иң актив көярманнарга оештыручылар быел махсус приз әзерләгән.

Барлык конкурс йомгаклары буенча жюри түбәндәге карар кылды. Воронцовлар гаиләсе – иң тату, Биккузиннар – иң спорт, Такмаковлар иң иҗади дип танылды. Тимершиннарга өченче урын бирелде, Сәйфуллинарга – икенче, ә Әхмәтхановлар быелгы "Яшь гаилә" конкурсында җиңүче булды. Башкортларның район корылтае конкурсантлар төзегән иң яхшы шәҗәрәләрне махсус приз белән билгеләде.
Читайте нас: