ЯҢАВЫЛ ТАҢНАРЫ
+12 °С
Яңгыр
VK
Барлык яңалыклар
Балачак. Яшьлек
24 ноябрь 2019, 12:00

"Чишмәкәй"дә әниләр бәйрәме

Балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр әниләрне бәйрәм белән котлаган

Рөстәм Сангов фотосы
Рөстәм Сангов фотосы
"Әниемне яратам! Нык итеп кочаклыйм һәм үбәм. Мин аны яратам!" Бу юллар чәршәмбе көнне 16 санлы балалар бакчасына бәйрәмгә килгән барлык аналарга багышланды.
"Әкият" икенче кече төркемгә йөрүче сабыйлар зур булмаган концерт әзерләгән. Нәниләргә өч-дүрт яшь кенә булуга карамастан, алар үзләрен ышанычлы тотты һәм туктамыйча, тәэсирле итеп шигырьләр сөйләргә тырышты. Һәм әлбәттә, әниләренә җылы теләкләрен шигырьләрдә генә түгел, ә җыр һәм биюләрдә белдерде. Тантана геройлары да читтә калмады. Әниләр ямансуламасын өчен тәрбиячеләр алар өчен конкурслар оештырды: баланы төрү, тизлеккә идән себерү. Сабыйларның әниләре белән биюе бәйрәмнең иң дулкынландыргыч мизгеле булды. Әмма шуның белән бәйрәм тәмамланмады. Балалар тамашачыларга үзләренең беренче театр куелышын – "Теремок"ны тәкъдим итте. Яшь актерлар рольләрен искиткеч башкарды, моны елмаюлар һәм алар хөрмәтенә көчле алкышлар дәлилләде. Чара тәмамлануга барлык әниләргә сюприз әзерләнгән иде: аналарның күңелләрен йомшартып, сабыйлар аларга үз куллары белән эшләгән чәчәкләр бүләк итте.
Олеся Тукташева
Читайте нас: