ЯҢАВЫЛ ТАҢНАРЫ
+12 °С
Яңгыр
VK
Барлык яңалыклар
Балачак. Яшьлек
9 декабрь 2019, 18:23

Яңавыл лигасы: сезонның кызу мизгеле

Иң күңелле һәм тапкырлар янә сәхнәдә

Узган җомга КВНның Яңавыл лигасының чирек финалы үтте. МКДЦда Яңавылдан җиде команда: "КВАНТ", "С иголочки", "На высоте" (барысы да гимназиядән), "Одноклассницы", "Бонус" (икесе дә 4 санлы мәктәптән), "Зал ожидания" (лицей), "Befree" (1 санлы мәктәп) һәм Нефтекамадан ике – бу "Навсегда" (нефть көллияте) һәм "Поколение" (16 санлы мәктәп) беренче урын өчен көрәшергә җыелды. Әгәр ноябрьдә фестивальне ачуда унбер команда катнашса, бу юлы катнашучылар сафы бераз сирәгәйгән. Әмма бу уен сыйфатында чагылыш тапмады.
Яңавыл лигасының беренче сезоны призерлары "На высоте" командасы (үткән уенда аларны күрмәдек) янә мәзәкләре белән сөендерде. "С иголочки" командасыннан кызлар яхшы әзерләнгән, "КВАНТ" һәм "Бонус"ның чыгышлары көчле булды. Әлбәттә, тамашачыны барысы да көлдерә алмады: кайбер мәзәкләр аңлаешсыз булып калды... Әмма Яңавыл лигасының ике ел гына гамәлдә булуы, ә байтагының яңа сезонда беренче тапкыр катнашуын билгеләргә кирәк.
Бәйрәм ахырында йола буенча лига кунаклары – Уфадан УДНТУның "Все возможно"җыелма командасы да чыкты, МКДЦ сәхнәсендә алдар соңгы тапкыр чыгыш ясады, моның белән яңавыллылар арасында бу команданың байтак тарафдарларын күңелсезләндерде. Чөнки ике ел эчендә уфалыларны тамашачылар бик яратты, залдагы көчле алкышлар шул хакта дәлилләде.
Чирек финал уены йомгакларына күчик. Чара ахырында барлык катнашучылар төрле номинацияләрдә диплом белән бүләкләнде. Гимназиядән "КВАНТ" командасы чирек финалның җиңүчесе булды, Нефтекамадан нефть көллиятенең "Навсегда" командасы икенче урын яулады, "Бонус" – өченче. Соңгылары шулай ук тамашачылар сөюе призы белән бүләкләнде.
Олеся Тукташева
Читайте нас: