ЯҢАВЫЛ ТАҢНАРЫ
+12 °С
Яңгыр
VK
Барлык яңалыклар
Балачак. Яшьлек
12 декабрь 2019, 15:55

Бердәм команда булып

Хәбировлар гаиләсе конкурсның республика этабында Яңавыл намусын яклаган

Шушы көннәрдә Уфада үткән ел саен үткәрелә торган "Яшь гаилә" конкурсында Яңавылдан Зөлфия һәм Сергей Хәбировлар кызлары Софья белән безнең районнан вәкил булды. Быел конкурсның Бөтенрусия яшь гаиләләр форумының төбәк этабы кысаларында үткәрелүе мөһим. Республиканың иң актив гаиләләре арасында Хәбировлар иң позитив статусы алган, шулай ук жюри аларны спорт юнәлеше буенча билгеләгән.
Кайту белән "ЯТ" алар белән якыннанрак танышырга ашыкты. Гаилә башлыгы Сергей Альбертович яшь техниклар станциясендә өстәмә белем бирү педагогы булып эшли, яшь яңавыллылар белән "Электроника" түгәрәге алып бара. Зөлфия Ринат кызы – лицей директорының тәрбияви эш буенча урынбасары. Кызлары Софьяга – өч яшь.
– Конкурста катнашырга бездә социаль, яшьләр сәясәте һәм спорт бүлегендә тәкъдим иттеләр, – дип сөйләде Зөлфия. – Тәкъдимне кабул иттек, безнең эш аларга кызыклы булуына һич ышанмыйча, видеоролик төшереп Уфага җибәрдек. Барлык җиде гаилә исәбендә республика этабына узуыбызга бик гаҗәпләндек.
Зөлфия һәм Сергейның тәэссоратлары әле дә ташып тора. Алар белән бергә конкурста Аскын, Көергәзе, Учалы, Ишембай районнарыннан, Уфадан һәм Салаваттан гаиләләр катнашкан. Форум программасы бик бай булган. Тәүдә мастер-класслар һәм яшь гаиләләр клубы конкурсы оештырылган.
Иң яхшыларны квест-уен барышы буенча ачыклаганнар. Конкурсантлар "Иҗат", "Фитнес", "Театраль, "Тестлаштыру" кебек пунктларны һ.б. узган, шулай ук гаилә йолаларын "күрсәткән".
– Барысы да тиз генә уйлап оештырылды, алдан бернәрсә дә әзерләмәдек, – дип сөйли Хәбировлар. – Иң авыры безнең өчен, мисалга, музыкаль әсәрләр отарга кирәкле булган этап булды. Монда безгә якыннар һәм туганнар бик ярдәм итте. Ә барыннан ныграк безгә пазлдан картиналар җыю буенча конкурс ошады. Тестлар шулай ук бик катлаулы булды. Без параллель рәвештә, бер-беребезне ишетмичә, бер үк сорауга җавап бирдек, җаваплар туры килергә тиеш иде. Ота алмаган бердәнбер сорау, – Софьяның нәрсә яратуы – манный яки дөге боткасымы.
Хәбировлар район хакимияте һәм Яшьләр сарае хезмәткәрләренә катнашуда ярдәм итүләре өчен рәхмәтле.
– Конкурста гаиләнең барлык әгъзалары катнашырга тиеш иде, – ди Зөлфия. – Софья рольгә тиз керде, безгә ярдәм итте, биеде һәм җырлады. Гомумән алганда, без бердәм команда булып чыгыш ясый һәм яраткан Яңавылыбызны намус белән яклый алдык, дип уйлыйбыз.
Читайте нас: