ЯҢАВЫЛ ТАҢНАРЫ
+12 °С
Яңгыр
VK
Барлык яңалыклар
Балачак. Яшьлек
13 декабрь 2019, 16:35

Конституция көнендә кешенең төп документы белән

Гимназиячеләргә тантаналы рәвештә беренче паспортлар тапшырылды

12 декабрь, бәйрәм көнендә, гимназиядә Русия Конституциясе көненә багышланган паспорт тапшыру чарасы үтте.
Тугыз бала, атап әйткәндә, Анна Мөгаллимова, Виктория Ширинкина, Камилла Вәлиева, Гөлназ Юнысова, Виктория Әхтәмова, Аделя Мөхәммәтнурова, Рөстәм Шәйнуров, Рузанна Миргазова һәм Азамат Маннапов беренче документын алуны көтте. Әмма паспорт алу җиңел булып чыкмады. Русия дәүләте хакында гомум хокук сорауларына җавап биреп, гимназиячеләр тәүдә гражданлык өлгергәнлеге имтиханы тотты, арытаба багышлау йоласы үтте. Барлык сынаулардан соң миграция мәсьәләләре буенча бүлекчә башлыгы Резида Хәмзина 14 яшькә җиткән укучыларга паспорт тапшырды һәм документка карата сакчыл мөнәсәбәттә булуны теләде. Тантана хуҗалары да үз сүзен әйтте, барлык мәктәп укучылары исеменнән уку алдынгысы Камилла Вәлиева чыгыш ясады. Кызның сүзләре буенча, бу көн алар өчен өлкәннәр тормышына баскыч булган. Тантаналы чарада кунакларсыз да булмады. Балаларны котларга район хакимияте башлыгы Илшат Вәзигатов, БР Корылтай депутаты Рәмзил Низаметдиновның ярдәмчесе Рәфис Хәйдәров, "Яшьлек" ФиС МАУ директоры Илдар Хисмәтуллин, "Бердәм Русия" партиясенең урындагы бүлекчәсе җитәкчесе һәм "ТКХИ" ширкәте директоры Руслан Йосыпов килде. Документларны тапшырганда шулай ук укучыларның ата-аналары да бар иде, балаларына кебек үк, чара алар өчен дулкынландыргыч булды.
Әлбәттә инде, бу бәйрәм көнендә балалар бүләксез кала алмады. Чара кунаклары бу көн турында гимназиячеләргә истәлеккә тәэссоратлар калдырып, зур булмаган бүләкләр тапшырды.
Читайте нас: