ЯҢАВЫЛ ТАҢНАРЫ
+12 °С
Яңгыр
VK
Барлык яңалыклар
Балачак. Яшьлек
20 декабрь 2019, 13:00

Кечкенә талантлар балкышы

Балалар бакчаларында тәрбияләнүчеләр арасында иҗади конкурс үтте

19 декабрьдә 16 санлы "Чишмәкәй" балалар бакчасы нигезендә сабыйлар арасында "Музыкаль шкатулка" район конкурсы узды. Чараны Башкортстанда мәктәпкәчә мәгарифнең 100 еллыгы кысаларында мәгариф идарәсе оештырды.
Конкурсантлар биш юнәлеш буенча бәяләнде: "Соло", "Дуэт", Ансамбль", "Хор", "Ретро". Киеренке көрәш йомгаклары буенча конкурсның иң кечкенә катнашучылары – "Цыплята" җыры белән 16 санлы "Чишмәкәй" балалар бакчасыннан дуэт (Русалина Хафизова һәм Әминә Хәсәнова) – гран-при яулады. Кечкенә һәм сәхнә тәҗрибәсе аз булуга карамастан, кызлар үзләрен бик ышанычлы тотты, кычкырып җырлады һәм бию хәрәкәтләре ясады. Алина Кашапова, "Светлячок" хоры ("Миләшкәй" балалар бакчасы), "Лымы тодьы" җыры белән Истәк балалар бакчасының Максим авылында филиалы ансамбле, Мила Адиева һәм Александра Минлибаева (Сандугач авылы), Злата Воронцова, Кирилл Дедюмин (Орловка авылы), Замира Әхмәтова, Рамир Раянов (Ямады авылы) конкурсның төрле юнәлешләрендә җиңде.
Читайте нас: