ЯҢАВЫЛ ТАҢНАРЫ
+12 °С
Яңгыр
VK
Барлык яңалыклар
Балачак. Яшьлек
20 февраль 2020, 15:22

Кечкенә рыцарьлар бәйрәме

Яңавылда хәйрия чарасы узды

Чәршәмбе "Яшьлек" физкультура-сәламәтләндерү комплексында малайлар өчен Ватанны саклаучылар көненә багышланган "Кечкенә рыцарьлар турниры" спорт чарасы узды. Биредә 6-14 яшьтәге сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән, ятим һәм ата-ана карамагыннан торып калган балалар катнашты.
Чара башында бәйрәмнең барлык кунакларын район хакимияте башлыгы Илшат Вәзигатов сәламләде.
– Бүген Яңавыл тарихында тәү тапкыр "Кечкенә рыцарьлар турниры" үткәрәбез. Бу чара Башкортстан Республикасы Башлыгы Радий Хәбиров тарафыннан башлап җибәрелде. Тулы зал күрү куанычлы, тамашачылар урыннары тулы, димәк, чара балалар һәм ата-аналар өчен кызыклы. Барысына да сәламәтлек, иминлек, бөтен эшләренең уң булуын телим, – диде Илшат Вәзигатов.
Читайте нас: