ЯҢАВЫЛ ТАҢНАРЫ
+12 °С
Яңгыр
VK
Барлык яңалыклар
Балачак. Яшьлек
10 март 2020, 13:05

Яңавылда тәү тапкыр "Кечкенә принцессалар балы" үтте

Матур күлмәкләр, кавалерлар, вальс...

5 мартта МКДЦда булган һәркем бәйрәм һәм тылсым халәтен тоя алды. Районның төп мәдәни учреждениесе бер көнгә җитмеш принцесса хакимлек иткән чын патшалыкка әверелде.
Ә эш шунда ки, Яңавылда тәү тапкыр республика башлыгының хатыны Каринэ Хәбирова патронажында "Кечкенә принцессалар балы" хәйрия чарасы үтте. Тантанага 6-12 яшьтәге сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән кызлар, ятим һәм ата-ана карамагыннан торып калган балалар чакырылган иде.
Бәйрәм программасы бай булды. Район хакимияте мәгариф идарәсе һәм шәһәр эшкуарлары белән берлектә тантананың кечкенә геройлары өчен "Матурлык территориясе" акциясен әзерләгән. Балга җибәргәнче, һәр кызны Көлсылудан күркәм принцессага әйләндергәннәр. Аларны гүзәллек феялары – парикмахерлар, визажистлар, тырнак сервисы мастерлары "тылсымлады". Моннан тыш, һәрберсенең теләге буенча аквагрим ясадылар һәм тәмле смузи белән сыйладылар.
Матурланган принцессаларны өлкән сыйныфта укучы егетләр балга чакырды, биредә һәрберсе вальс бии алды. Бал ахырында бөтен кызларга татлы бүләк тапшырылды. Әмма бәйрәм моның белән тәмамланмады. МКДЦның концерт залында Пионерлар һәм укучылар йорты принцессалар һәм аларның әти-әниләре өчен "Муха-Цокотуха" мюзиклын әзерләгән. Яңавылның бию һәм вокаль коллективлары, сәхнәдә билгеле балалар язучысы Корней Чуковскийның әсәре буенча булдырылган чагу сәнгать номерлары тәкъдим итеп, театрлаштырылган шоу күрсәтте.
Бәйрәмдә балаларны волонтерлар һәм шәһәр мәктәпләре психологлары озатты, алар "22 принцессаның эмоциональ халәте югары активлык, тормыш тереклеге, энтузиазм һәм илһамга ишарә итә, 18 кызда нерв системасының тотрыклы халәте, иҗади үсеш һәм матурлыкка омтылыш теркәлә. Калганнарында кеше хәленә керә белү хисе һәм тиз рәнҗүлек билгеләнә".
Ә Пионерлар һәм укучылар йорты педагогы Рина Канифова принцессалар арасында сорашып-белешү үткәрде. Кызларның байтагы өстәмә белем бирү өлкәсендә алар өчен сәнгать һәм декоратив-гамәли юнәлештәге түгәрәк дәресләре булсын иде дигән теләк белдерде. Икенче урында – бәйләү, арытаба балет сәнгате, бию, җыр һәм сәйлән үрү, шулай ук җиңел атлетика һәм башка спорт юнәлешләренә өйрәтү.
Ата-аналар чараны оештыручыларга зур рәхмәт белдерде һәм әлеге очрашуларның балаларга илһам бирүе һәм арытаба үсешкә дәртләндерүен билгеләде.
Читайте нас: