ЯҢАВЫЛ ТАҢНАРЫ
+12 °С
Яңгыр
VK
Барлык яңалыклар
Балачак. Яшьлек
12 март 2020, 10:35

Үсмер физкультура дәресендә үлгән...

10нчы сыйныф укучысының күнегүләр ясаганда кинәт хәле беткән

Гадәттән тыш хәл Магнитогорск шәһәренең 33нче мәктәбендә физкультура дәресендә булган. 10нчы сыйныф укучысы, күнегүләр ясаган вакытта хәле бетеп, эскәмиягә барып утырган һәм аңын югалткан. Ашыгыч ярдәм табиблары укучыны дәваханәгә алып китә, әмма аның гомерен саклап калып булмый.

Билгеле булуынча, соңгы медицина тикшерүләре вакытында малайда авыру барлыгын ачыклаган булганнар. Укучы имин гаиләдә тәрбияләнгән. Ул яхшылар исәбендә булган, өстәл теннисы секциясендә дә шөгыльләнгән.
Фото: medrussia.org
Автор: Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас: