ЯҢАВЫЛ ТАҢНАРЫ
+12 °С
Яңгыр
VK
Барлык яңалыклар
Балачак. Яшьлек
18 март 2020, 12:30

Якташларыбаз Ватан сагында

Тизрәк армиягә китү өчен, имтиханнарын вакытыннан алда тапшырган

Бу көннәрдә Байгуҗадан Гамбиннар гаиләсе Хабаровск краенда уллары хезмәт иткән 51546 санлы хәрби часть командованиесеннән рәхмәт хаты алган.
"Фәрит Фәһимович һәм Зөлфия Әхмәтнуровна, – дип әйтелә хатта. – Улыгыз Инсаф Гамбин эш сөючәнлеге, хезмәткә карата җаваплы мөнәсәбәте белән командир, хезмәттәшләре ягыннан ихтирамга иреште. Рядовой һәрвакыт максатчалыгы, фидакарьлеге, һөнәрманлыгы, иптәшләре хакында хәстәрлеге белән аерылып тора".
– Бу безнең өчен зур шатлык, – ди әти-әнисе. – Улыбыз белән горурланабыз.
Әти-әнисе сөйләвенчә, Инсаф балачактан хәрби хезмәт хакында хыялланган. 9нчы сыйныфтан соң Нефтекмама машина төзү техникумына укырга керә. Яхшы укый, спорт белән шөгыльләнә. Тизрәк армиягә китү өчен, чыгарылыш имтиханнарын махсус рәвештә вакытыннан алда тапшыра. Туганнары сүзләре буенча, теләп хезмәт итә.
Дәү әнисе Тәскирә Нуриәхмәт кызы, әти-әнисе, апалары Зинфирә һәм Ләйсән июньдә солдатның кайтуын көтә. Инсафның ял итәргә вакыты күп булмас , мөгаен: ул вузга укырга керергә хыяллана, имтиханнарга әзерләнәчәк.
Читайте нас: