Коронавирус инфекциясенең таралуы тормышыбызны тамырдан үзгәртте. Хәзер безнең өчен йорт – ныгытма гына түгел, спорт залы да, кинотеатр да һәм һичшиксез офис, мәктәп һәм балалар бакчасы да...
Эшләми торган көннәр сәбәпле, мәгариф өлкәсендә нинди үзгәрешләр булган? Бу хакта– безнең мәкаләдә.
Кискен мөһимлек очрагында
Коткаручы... Балалар бакчасын нәкъ шулай дип әйтергә мөмкин. Эшләми торган көннәр атнасында балаларны 7 санлы "Кыңгырау чәчәк" балалар бакчасына китерергә мөмкин булса, агымдагы атнада балаларны 10 санлы "Чебурашка" балалар бакчасы кабул итә. Биредә дүшәмбе һәм сишәмбе көнне – 14, чәршәмбе 16 сабый булган, алар төрле яшьтәге ике төркемдә шөгыльләнә. Учреждение мөдире Любовь Габдрахманова хәбәр итүенчә, балалар бакчасы гадәттәге режимда, барлык кисәтү һәм карантин чараларын саклап, эшли.
Кизү балалар бакчасына барлык теләүчеләрне кабул итәләрме?
Мәгариф идарәсендә аңлатуларынча, әлеге чорда эшләүче оешмаларда (учреждениеләрдә) эшләүче ата-аналар (законлы вәкилләр), кискен мөһимлек очрагында гына бирегә мөрәҗәгать итә ала. Сүз уңае, балалар туклануга килү көненә кадәр бер көн кала сәгать 10.00нан да соңламыйча куела. Табиб педиатр белешмәне турыдан-туры балалар бакчасында бирә, шулай булгач поликлиникага йөрергә кирәми. Тагын бер мөһим шарт: балалар бакчасына тик сәламәт сабыйлар гына кабул ителә.
"Дистанциядә" дәресләр ничек уза
Күпчелек мәктәп укучылары укыган төп төр, – интернет-ресурслар кулланып йортта онлайн-дәресләр. Алар ничек уза? Моның турында без беренче чиратта мәктәп укучыларыннан кызыксындык.
Ләйлә Нуриәхмәтова, 11нче А сыйныфы, И. Ш. Мөкъсинов исемендәге гимназия:
– Беренче "хәрби" көн авыр булды. Интернет-ресурслар, кызганычка каршы, биреште, ләкин педагогларыбыз югалып калмады, чыгу юлын тапты: "ZOOM" кушымтасы эшләмәсә, "Скайп"ка күчте яки "ВКонтакте" социаль челтәрдә видеоконференция алып барды.
Ә икенче көнне инде барысы да штатлы режимда узды, без укытучы белән онлайн элемтәгә чыктык һәм видеоматериаллар, тәкъбирләүләр, таблицалар һәм текстлар белән яздырылган кейс-пакетлар белән эшләдек.
Екатерина Бәширова, 3нче сыйныф, Шүдик авылы мәктәбе:
– Онлайн укуы, әлбәттә, кызыклы, ләкин әңгәмә вакытында чит тавыш күп һәм һәрвакытта бер-беребезне ишетеп булмый. Һәм гамәли биремнәрне ялгыз эшләве ямансу. Ә гомумән, мәктәптә күпкә яхшырак һәм кызыклырак.
Галина Голубенкова, Карман авылы мәктәбе:
– Балаларның мәктәпкә мөнәсәбәте шатландыра: аларга яңа формат кызыклы булуы күренә, алар бик актив. Бер уңай як итеп, ата-аналар балаларына күбрәк вакыт бүлүен күрәбез. Ә системадагы өзеклекләр белән проблемалар кейс-технологияләр белән уңышлы хәл ителә. Бер генә укучы да читтә торып калмый.
Альбина Шәфыйгуллина, 4 санлы мәктәп:
– Эштә авырлыклар бар: интернет эшендә, уку платформасында өзеклекләр, һәр гаиләнең дә яхшы, сыйфатлы гаджетлары юк. Ләкин шуңа карамастан, укытучылар, балалар, ата-аналар уртак авыр эш кенә безгә йөкләтелгән эшне җиңеп чыгарга һәм уку елын уңышлы тәмамларга мөмкинлек бирүен аңлый.
Марина Гайниева (Р. Гәрәев исемендәге мәктәп):
– Никитаның – ул 8нче сыйныфта укый – проблемасы юк, барысы да план буенча бара. Дүртенче сыйныф укучысы Даниилның – проблемалары була, укытучылар "Ватсап" буенча биремнәр бирә. Җиңел түгел, әлбәттә, мәктәптә укуы яхшырак.
Светлана Дәүләтгәрәева (1 санлы мәктәп):
– Ксения 11нче сыйныфта укый, Ирина – бишенчедә. Безнең барысы да яхшы, бернинди паника юк. Кызлар үзләре эшли. Эш шунда ки, башлангыч звенода укыганда, йорт эшләрен хәзерләгәндә, без даими онлайн-дәресләр кабыза идек. Балаларның бүген интернетка тоташу мөмкинлеге белән компьютерлары, ноутбуклары, смартфоннары булырга тиеш, бу ата-ананың бурычы, дип исәплим.