Барлык яңалыклар
Балачак. Яшьлек
14 апрель 2020, 15:50

Мәктәп телевидениесе

Сценарий куючы, режиссер, оператор һәм монтажлаучы ролендә – балалар

Сирәк мәктәп кенә үз телевидение һәм радиосы белән мактана ала. Ә лицейда 2018 елның көзеннән үк махсус түгәрәк булдырылган.
– “Мәктәп телевидение һәм радиосы” проектын тормышка ашыру идеясен директор Алмаз Галиев тәкъдим итте, ә мин шатланып ризалаштым, – ди урындагы телевидениедә эшләүнең бай тәҗрибәсе булган түгәрәк җитәкчесе Светлана Мерзлякова.
Яшь телевизиончы һәм радиочылар коллективында бүген егермегә якын бала. Үткән елда алар нигездә өлкән сыйныфларда укучылар булса, агымдагы елда кечерәк балалар көчен сыный. Дәресләр августта башланган, балалар, үз телефоны, мәктәп фотоаппаратын кулланып, лицей ихатасындагы чәчәклекләрдән видеоматериал җыйган һәм ролик монтажлаган. Арытаба – беренче дәресләре хакында сюжет. Видеоматериаллар булдыру өстендә эш зур кызыксыну уята, аларның бөтен нәрсәгә һәм шундук өйрәнәсе килә.
– Балаларга болай дип әйтәм: тиз генә һөнәрман булу мөмкин түгел, моның өчен күп тырышырга кирәк, – дип сөйли Светлана Мерзлякова. – Әмма алга китеш инде күренә: алар сюжет һәм тапшырулар төшерә, текстлар яза, тавыш белән тулыландыра, монтажлый.
Теория һәм гамәли дәресләр нигездә шимбә көннәрендә үтә, ләкин видеога уку көннәрендә төшерәбез.
Проектта катнашучы һәркемнең үз йөкләмәсе, хәер, балалар һәр кабат үзен төрле һөнәрдә сынап карый – алар алып баручы да, журналист та, оператор да, монтажлаучы да булырга тели.
– Чыгарылыш өстендә тоташ эшне хәзер балалар үзаллы гамәлгә ашыра, мин үз чиратында аларга юнәлеш бирәм, киңәшләр белән ярдәм итәм. Быелгы уку елында балалар укытучыларның август конференциясе, беренче кыңгырау бәйрәме, сәламәтлек, үзидарә көннәре, “Аҗаган” хәрби-патриотик уены һ.б. турында сюжет төшерде һәм монтаж ясады. Быел аларның өч эше “Киноглаз” республика конкурсы дипломын алды, ике сюжет балалар видеосы халыкара конкурсында җиңүче булды, – дип дәвам итә түгәрәк җитәкчесе.
“Мәктәп телевидение һәм радиосы” проектында катнашу балаларның иҗади көчен ачарга мөмкинлек бирә. Мисалга, Радмир Галиев мәктәп дулкыны өчен яңалыклар җыя, Валерия Иштубаева автор радиотапшырулары шәлкеме әзерли. Милана Шәрипова видеоператорлык сәнгатенә өйрәнгән. Аның укучылар катнашлыгында “Изге эшләр башкар!” ролигын берьюлы берничә иҗади эшләр конкурска җибәргәннәр. Ә Валерия Иштубаева һәм Милана Шәрипованың интервьюсы 9 майда хәтта БСТ телеканалы эфирында чыккан.
Лицейның телевизончы һәм радиочыларының идеяләре күп, планнары байтак. Киләчәктә, бәлки, гомерлек эшенә әвереләчәк яраткан шөгыльләре турында сөйләвен үтендек.
Яшь телевизиончылар сөйли:
Валерия Иштубаевва, 11нче сыйныф:
– Күпләр телевидение күптән “картайды”, ул көнүзәк түгел һәм форматы искерде, дип исәпли. Ләкин миңа телевидение һәм журналистика рухы исән һәм яшәвен дәвам иткән кебек тоела. Башлаганда хата һәм җитешсезлекләр күп булды, әмма вакыт үтү белән безнең контент сыйфатлыракка әверелде. Биредә тукталмабыз, дип уйлыйм.
Гөлшат Мөхәммәтдинова, 9нчы сыйныф:
– Видеога дөрес төшерергә, репортаж һәм тапшыруларга текстлар язарга, монтаж ясарга да өйрәнәм – бу бик кызыклы һәм файдалы. Музыкаль бүләк сыйфатында өйдә видеороликлар эшлим. Кызыклы яңалыклар, төрле мәгълүмат эзләү һәм табу ошый. Бу бик шәп!
Полина Әхкәмова, 5нче сыйныф:
– Сюжет төшерү – бик авыр эш, камераны көйләргә, ракурсны тотарга һәм план сайларга кирәк. Күптән түгел укытучылар турында ролик монтажладым, алар “Елның иң яхшы укытучысы” конкурсына барды. Видео нибары бер минут дәвам итте, ә монтажлау сәгатьтән артык вакыт алды.
Читайте нас в